• Октябрьдә комиссия тарафыннан санк-циясез сәүдә итүләрне бетерү максатында Ленин урамы буйлап 8 рейд оештырылган. «Базар» ҖЧҖнең куркынычсызлык хезмәте көче белән базарга керү юлында сәүдә итүләргә чик куелган. Пенсионерларга исә Ленин-Фәхретдин урамнары киселешендәге юлны җир астыннан аркылы чыгу урынында сәүдә итәргә тәкъдим ителгән. Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре тиеш булмаган урында сәүдә итүче шәхси эшмәкәрләргә карата 6 беркетмә төзегәннәр.
• 1 сентябрьдән 10 ноябрьгә кадәр җәмгыяви нормаларга каршы килүче күре-нешләрне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында Әлмәт муниципаль районының барлык балалар бакчаларында «Наркотиклар урынына спорт» исемле V Бөтенроссия акциясе кысаларында төрледән-төрле чаралар уздырылган. «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе балалар, ата-аналар һәм педагоглар өчен төрле белгечләр: табиблар, педагог-психологлар, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары, сәламәт яшәү рәвеше клубларыннан вәкилләр катнашындагы кайбер шәһәркүләм чараларны оештыручы ролендә чыгыш ясады.
• 2009 елның февралендә М.Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек бу-лучыларны ачыклау буенча чираттагы конкурска йомгак ясау булачак. Премия ике елга бер тапкыр ТРның 30 яшькә кадәрге яшьләре арасыннан талантлы вәкилләренә бирелә. Ә 30 яшьтән өстә булган аерым авторларга, яшьләр белән эшләүче коллективларга, иҗат берләшмәләренә премия сәнгатьне, фәнне, мәгарифне үстерүгә, яшьләрне тәрбияләүгә, яшьләр программасын тормышка ашыруга зур өлеш керткән, яшьләр арасындагы эшмәкәрлек өлкәсендә югары казанышларга ирешкән өчен бирелә. Һәр премиянең күләме 100 мең сум тәшкил итә. Заявкалар мәдәният идарәсендә кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 22-14-96.
• ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Президенты каршындагы мәдәиятне үстерүгә булышлык итү фонды, «Салават» эстрада театры» ҖЧҖ, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе ААҖ «Та-тар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсын үткәрәләр. Конкурс «Ялгыз вокал», «Музыка уен коралында башкару», «Вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр» номинацияләре буенча үткәрелә. Анда 16 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган татар җырын башкаручылар катнаша ала. Заявкалар мәдәният идарәсендә кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 22-14-96.
• Шахмат клубында Әлмәт муниципаль районының I спартакиадасы зачетына спортны үз итүче гаиләләр арасында шахмат һәм шашка буенча ярышлар булып узды. Анда 24 гаилә катнашты. Ярышлар дүрт категория буенча уздырылды. Беренче урыннарга Ковалевлар (шахмат клубы), Төхвәтуллиннар («Татнефтегазпереработка» идарәсе), Садриевлар (татар гимназиясе) һәм Закировлар (Әлмәт торба заводы) гаиләләре лаек булды.
• «Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә һәм «Ракета» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр Казанда пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы чемпионатында катнаштылар. Безнең спортчылар алты беренче һәм бер икенче урыннарны яулап Әлмәт шәһәре командасына җиңү китерделәр.
Әлмәт таңнары Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты. 2008-11-19 10:18:00
Кире кайт
|