Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте яшь талантларны ачыклау, аларны халыкка таныту, музыка аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан инде дүртенче ел рәттән «Үзеңдә йолдыз ач» исемле төбәкара фестиваль-бәйге үткәрә. 12 ноябрь көнне «Панорама» күңел ачу үзәгендә әлеге фестиваль-бәйгенең беренче туры узды. Анда музыка көллиятеннән һәм нефть институтыннан 25 студент үзләренең осталыгын вокал буенча һәм музыка уен коралларында уйнап сынап карады. Кызлар һәм егетләрнең башкару осталыгына, сәхнә киеменә бәя бирү жюри әгъзаларына бер дә җиңел булмады. Гитарада, аккордеонда, саксофонда үзенчәлекле көйләр башкаручы яшь музыкантлар, бигрәк тә А.Чумакованың саксофонда уйнавы һәркемне тәэсирләндерә алды. Җырчыларның чыгышлары да, аеруча И.Иванова белән А.Галимуллинның дуэты көчле алкышларга күмелде. Декабрь башында Яшьләр үзәгендә булачак финалга яшь «йолдыз»ларның унсигезе генә үтте.
Кире кайт
|