Театр коллективының әлеге тамашага нинди зур әзерлек эшләре алып барганын белгәнгә, аның уңышлы чыгасына шик юк иде. Әмма тантаналарны оештыру дәрәҗәсе, сәнгати югарылыгы көтелгәннән дә яхшырак булды.
Иң элек театр бинасында С.Өметбаев иҗатына багышланган фәнни конференция үткәрелде. Анда сәнгать фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, ТРның атказанган фән эшлеклесе Гали Арсланов «С.Өметбаев иҗатында классика» дигән темага чыгыш ясады, театр белгече Дания Гыймранова үз чыгышында Минзәлә театрының халыкка иң якын театр икәнлеген ассызыклады. Тәнкыйтьче Нияз Игъламовның чыгышы «Хәзерге заман татар режиссурасы тенденцияләре һәм татар театрының традицияләре» дигән темага иде. Билгеле булганча, берничә ел инде Минзәлә театры режиссерсыз яши, тәнкыйтьче исә театр режиссерсыз була алмый, булырга тиеш түгел дигән фикерне үткәрде.
Көндезге икеләрдә Сабир Өметбаев 8 елдан артык яшәгән Красноармейская урамы, 33 йортка куелган мемориаль тактаны ачу тантанасы булды. Әлеге йорт тузган торак программасы буенча сүтелергә тиешле иде, әмма ни сәбәпледер, сүтелмичә калды, матур итеп ремонтланды, шәһәр күркенә әйләнде. «Ә бит аны ремонтлаганда бу йортта мәшһүр режиссер яшәгәне турында белми дә идек, ярый әле сүтелмәгән», дип сөенде үзе дә район башлыгы Гиоргий Куприянов тантанада чыгыш ясап. Чыннан да, сүтелсә, нинди зур югалту булыр иде. Язучы Рабит Батулла Өметбаевның Г.Камал театрының сәләте, башкарган эшләре ягыннан мәрхүм режиссеры Марсель Сәлимҗановка тиң шәхес икәнен әйтеп китте.
Тамашаның дәвамы кич белән театр бинасында дәвам итте. Шундук килгән кунакларның да, тамашачыларның да күплеге күзгә чагылды. Теләсә нинди тамашаның уңышы – әйбәт сценарийда. Бу яктан безнең театрга җитүче юк. Татар драматургиясенең йөзек кашы – классик әсәре Г.Камалның «Беренче театр» әсәренә нигезләнеп эшләнгән тамаша сюжеты бик уңышлы килеп чыккан. Тамашачы кайчандыр Сабир абый куйган гениаль әсәрләрдән өзекләр карап кына калмады, үзебезнең бүгенге артистларыбызның уеннарына да сокланып утырды. Театрга 32 ел гомерен багышлаган мәшһүр режиссерның тормыш юлы, театр тарихы белән дә танышу мөмкинлеге булды. Сәхнәгә күтәрелгән ветеран артистларыбыз – Нәсимә Җиһаншина, Роза Җиһаншина, Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова, Илүсә Бәдриева бүген дә алкышларга күмелделәр. Бүген Әлмәттә яшәүче Мөнәвәрә апаның чыгышын тыңлап, күзләрен чылатканнан соң күпләр: «Чын талант шундый була», – дигәннәрдер.
Зур юбилей бүләкләрсез булмый. ТРның Мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина матур котлау сүзләре әйтеп музей директоры Илһамия Кичубаевага,театр директоры Роберт Шәймәрдановка министрлыкның күкрәк билгеләрен тапшырды. Сабир Өметбаев исемендәге премиягә театр белгече Дания Гыймранова, артистлар Рөстәм Муллин (рәсемдә), Венера Нигъмәтуллина лаек булды. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары артистка Рәзилә Муллина, Гөлсинә Имангалиева, Ринат Бәдертдиновка бирелде, район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин ТР Мәгариф министрлыгы грамоталарын артистлар Илдар Насыйбуллинга, Хафиз Хаматуллинга, рәссам Салих Миннегәрәевкә тапшырды. Театр әһелләре союзы рәисе урынбасары Гүзәл Мөбәрәкшина артистлар Эльвира Хәйретдинова, Рушания Галиуллина, Венера Нигъмәтуллина, әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиеваны грамоталар белән бүләкләде.
Район башлыгы Гиоргий Куприянов театр артистлары өчен ике бүлмәле фатир ачкычы, Роберт Шәймәрдановка район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды. Театр эшчәнлегенә, конкрет шушы чарага зур бәя куйды. Иртәгә иртән, җитәкчеләр белән үткәрелә торган шимбә киңәшмәсендә ул болай диячәк:
– Республиканың иң дәрәҗәле театр әһелләре, сәнгатькәрләр катнашкан бу чара югары дәрәҗәдә, оешканлык белән үткәрелде.
3 сәгатькә якын сузылган тамаша, әйтерсең, 15 минутта үтте. Төрле тамаша, чаралар үткәрүче коллективларга, җаваплы кешеләргә алардан, театр коллективыннан, аның директоры Р.Шәймәрдановтан үрнәк алырга чакырды.
Театр коллективын котларга якташыбыз, Райпотребсоюз җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов та кайткан иде. Ул коллективка видеокамера, аерым артистларга бүләкләр тапшырды. Кичәдә күренекле сәнгать эшлеклеләре, республиканың күп театрлары вәкилләре, С.Өметбаевның якташлары, туганы, Кама Тамагы ягыннан килгән кунаклар катнашты. Язучы Рабит Батулла: «Шәһәр театры булса гына шәһәр була», диде. Гимназия укучылары, С.Өметбаевка багышланган викторинада җиңгән Алисә Шәкүрова, Зөлфия Бәдриеваларга да бүләкләр тапшырылды.
Театр директоры Роберт Шәймәрданов үз адресына рәхмәт сүзләре күп ишетте бу көнне. Һәм ул моңа бик тә лаек иде. Инде рәсми рәвештә онытылып барган зур шәхесне – Өметбаевны, яңадан театрга аның исемен бирдертүгә ирешеп, ул кайтартты җәмәгатьчелеккә, олы юбилей уңаеннан шундый кичә оештырып, мемориаль тактасын куйдыртты, аның премиясен дә нәкъ менә ул булдыртты. Лаеклы ялдагы артистларны-хезмәткәрләрне дә ул онытмый, барлап, ярдәм итеп яши. Афәрин, Роберт әфәнде!
Бу кичә беркемне дә битараф калдырмады. Чын сәнгати тамаша карап, зур рухи ләззәт алып таралышты тамашачы. Театр нәкъ менә шундый булырга тиеш тә: күңелнең иң-иң нечкә кылларын тибрәтә, елата да, җырлата да алсын.
Минзәлә Асия АВЗАЛОВА 2008-11-19 10:18:09
Кире кайт
|