Беренчедән, транспорт саны кискен арту нәтиҗәсендә юлларда аварияләр арта бара. Икенчедән, юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсе элеккечә зур матди һәм физик зыян салып кына калмыйча, билгеле күләмдә икътисади һәм социаль югалтуларга да китерә.
2008 елның 26 октябрендә кабул ителгән БМО генераль ассамблеясы карарына нигезләнеп һәр елны ноябрь азагында Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигасында һәлак булганнарны искә алу көнен билгеләп үтү дә очраклы түгел.
Әлеге акция кысаларында 13 ноябрьдән 26 сына кадәр чорда районда «Зебра» операциясе үткәрелә.
—Нәкъ менә шул көннәрдә Аксубай эшчеләр бистәсендә булган җәяүлеләр үтеп йөрү өчен каралган юлларны тикшерү оештырылачак,—диде Аксубай ГИБДД ның пропаганда бүлеге инспекторы Геннадий Орлов.
Җәяүле балалар катнашында юл-транспорт вакыйгалары булган урыннарга аерым игътибар биреләчәк, кирәк дип санаганда җирле власть вәкилләре җәяүлеләр үтеп йөрү өчен өстәмә юл булдырачаклар.
Ә 20 ноябрьдән 26 сына кадәр «Ихтирамлы шофер» профилактик акция үткәрелә. Аның максаты–шоферларның җәяүлеләр үтеп йөри торган юлларга якын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә, иминлек каешларыннан һәм автомобиль салонында балаларны утыртып йөрү җайланмаларыннан файдалануга игътибарны юнәтү.
Шулай ук Бөтендөнья юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүчеләрне искә алу көне кысаларында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре РОО белән берлектә гомуми белем бирү учреждениеләрендә викториналар, конкурслар, балалар иҗат күргәзмәләре, ә район мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары, шофер-ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрәчәкләр, алар барышында балалар иминлеге мәсьәләләре каралачак.
С.Кузьмин.
Кире кайт
|