Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Тәҗрибә уртаклаштылар

Әлки районы чигендә безнең район делегациясен Әлки  муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәйсә Хәбибуллина, ветераннар  советы рәисе Фәиз Шакиров, РОО  җитәкчесе Нурания Ибятова, УСЗН начальнигы Әлмирә Заһидуллина һәм Әлки районының хөрмәтле  ветераннары ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар.

Эшне Иске Чаллы урта мәктәбеннән башладылар. Монда кунакларга мәктәп яны участогын күрсәттеләр. Мәктәп кирәкле продукция: чөгендер, кишер, бәрәңге белән үзен үзе тәэмин итә. Биредә шулай ук алма бакчасы үстергәннәр, куяннар, тавыклар асрау өчен миниферма бар. Алга таба безнең  район делегациясе җиһазландырылган классларны карады. Һәм биредә үк программаның теоретик өлешен үткәрделәр.

Өлкән кешеләр белән эшләү күпкырлы һәм җаваплы,—дип билгеләп үтте Рәйсә Хәбибуллина.—Монда барлык вак-төякне исәпкә  алырга кирәк. Һәм бүгенге тәҗрибә алмашу буенча очрашу барысы өчен дә мөһим.

Аннан соң Фәиз Шакиров Әлки район ветераннар Советы эше турында сөйләде. Аксубай районы  ветераннар советы рәисе Евгений Копанев җыелучыларны район ветераннар советының агымдагы эшләре һәм яңалыклар белән таныштырды.

Киңәшмә  тәмамланганнан соң кунаклар өчен Әлки районының истәлекле урыннары буйлап экскурсия оештырдылар. Беренче тукталыш яңартылган С.М.Лысенков музеенда булды. Үзгәртеп корылган музейда төбәк тарихы, ХIХ-ХХ гасырның элеккеге эре эшмәкәр-меценанты С.М.Лысенковның тормыш юлы һәм космонавтика тарихы турында язмалар урын алган. Соңгысы буенча  музей Россия космонавтикасы Федерациясе әгъзасы итеп кабул  ителгән.

Очрашуда катнашучылар район тарихы белән  танышканнан соң, зур кызыксыну белән аның бүгенге тормышын үзләштерүгә керештеләр. Базарлы  Матак авылында бездәге кебек күп кенә милли проектлар эшли башлаган. Кешеләр юллар, өйләр төзүне,  авыл халкының тормышы  яхшыруын үз күзләре белән күрделәр.

Районга «Красный-Восток-Агро» инвестор булып килгәч,  район хуҗалыкларын һәм төп кырларны  үз канаты  астына алган. Җыелучыларга терлекчеләр хезмәте күпкә  җиңеләйтелгән һәм барлык эшләр дә чит илдә җитештерелгән технологияләр белән алып  барылган мегафирма күрсәтелде.

Күренекле чуаш язучы-мәгърифәтчесе Петр Хузангайның кече ватанына бару да район белән танышу планына кертелгән иде.

Петр Хузангай музеенда алар язучы-шагыйрьнең  тормыш юлы, аның әдәбиятка керткән өлеше белән таныштылар. Авыл белән танышу мәктәптә дәвам итте. Катнашучылар шулай ук әлеге авылда туып үскән Иван Казанков җитәкләгән «Хузангаевский» СХПК да булдылар.

Район белән  танышу һәм  тәҗрибә уртаклашу эшенә йомгак ясау Юхмачи  авылындагы өлкән кешеләр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта дәвам итте. Биредә интернатта яшәүчеләр хөрмәтенә концерт  оештырылды, автор башкаручы Евгений Копанев та үзенең  җырлары белән өлкәннәр күңелен күтәрде.

—Бүгенге очрашу безнең ветераннар оешмасына күп нәрсә бирде,—диде очрашу соңында Евгений Петрович Копанев.—Мондый очрашулар дәвамлы булыр дип ышанабыз. Һәм безгә  мондый очрашуны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен район башлыклары Камил Камалович Гилманов һәм Фердинанд Мидхәтович Дәүләтшинга олы рәхмәт сүзләре  әйтәсе килә.

А.Моратшин.

 


Авыл таңнары  2008-11-19 11:03:13

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом