Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Ата-ана йорты.һәрнәрсәдә таяныч

Бу талант бәрабәренә алар бүген иң абруйлы, даирәле урыннарда югары пост биләүче һәм үз эшләре белән республика, шул исәптән туган  районнары данын күтәргән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Өлкән уллары Җәмил– Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча Дәүләт Советы комитеты рәисе, милиция полковнигы, юридик фәннәр кандидаты, ТРның атказанган юристы.

Шамил—“Татнефтепром-Зюзәйнефть” ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ промышленносте хезмәткәре.

Наил—“Нойл–холдинг” компаниясе генераль директоры, “УМС” ЯАҖ директорлар советы рәисе, техник фәннәр докторы, ТРның атказанган төзүчесе.

Вил—Яр Чаллы Капиталь төзелеш идарәсе генераль директоры урынбасары.

Рамил—Травматология институтының травмотология һәм ортопедия бүлеге мөдире, ТРның атказанган табибы.

Кызлары: Суфия—инженер-программист, Әлфия—математик-программист.

Югарыда әйтеп үтелгәннәр күпләргә билгеле. Ә менә Яһудиннарның гаилә башлыгы—әтиләре Габделхәй Әбзалетдинович белән очрашу һәм бу кешеләр турында тулырак итеп язу теләге мине Нурлат районының Пушкино поселогына алып килде. Хәзерге вакытта ул тормыш иптәше Сәрвәрия Шәкүровна белән биредә яши. Бу торак пункт Нурлаттан биш-алты километр ераклыкта, табигатьнең бик тә матур бер почмагына урнашкан. Аннан соң ачыкланганча, Яһудиннар биредә үзләре ясалма буа буалар, аның ярларына куаклар утырталар. Шулай ук Яһудиннар акчасына төзелгән мәчет биредә яшәүче һәркемгә күңел тынычлыгы бирә. Шуны дә әйтергә кирәк, бу искиткеч гүзәл мәчет-комплекс Габделхәй Яһудинның әтисе—Әбзалетдин исемен йөртә.

Габделхәй Әбзалетдиновичны мин эшче киемдә, зур өйнең бер бүлмәсендә үзе үстергән фасольны чистартып утырганда очраттым. Йорт хуҗасы кеше белән аралашучан булып чыкты. Аңа 81 яшь, ә аның хәтере яхшы.

—Мин эшсез утыра алмыйм,—диде Габделхәй абый, боларның барысын да кибеттән сатып алып булуына ишарәләп. —Балаларның барысы да кайткач, үз кулларым белән үстергән фасольдән пешерелгән аш белән сыйлыйм. Кеше бит эшләр өчен яратылган, ул үзенә охшаган эш белән шөгыльләнергә тиеш. Ә йорт хайваннарын карау миңа күпме энергия бирә! Мин әлегә кадәр савым сыеры тотам, йортта сарыклар, тавыклар, индоүрдәкләр йөри. Боларга өстәп, зур бакчабыз бар, анда   яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәбез.

Дөрестән дә, Габделхәй абый белән Сәрвәрия апа яшьтән үк сугыш  михнәтләрен: ачлык, ялангачлык, якын кешеләрен югалту әчесен үз җилкәләрендә татыйлар. Нәкъ менә аларга, 15–16 яшьлек егет һәм кызга, фронтка киткән авылдашларын алмаштырырга туры килә.

—Төп авыл хуҗалыгы эшләрен үгезләр җигеп башкара идек. Алар белән йөк тә ташыдык, басу да сөрдек,—дип искә ала ул чакларны Габделхәй абый. —Ә ачлыктан безне хезмәт көненә бирелгән 200 грамм он һәм кычыткан белән алабута коткарып калды.

Бүген ярымач, авыр эштән хәлсезләнгән, якыннарын югалту әчесен кичергән хатын-кызларның һәм картларның үз балаларын саклап калу, фашизмны җиңү өчен тырышып эшләүләрен күз алдына да китерүе авыр.

Сугыш әчесе Яһудиннар гаиләсен дә читләтеп узмый. Әтисе һәм өлкән абыйсы фронтта һәлак булалар. Әниләре Хадичә Зәйретдиновна биш баласын кочаклап тол кала. Ә 1943 елның ахырында Габделхәйнең үзен дә фронтка алалар. 1945 елның башында  сугышларның берсендә контузия алып, госпитальдә озак дәвалана, өенә кайткач та ике ел култык таягы белән йөри.

Сугыштан соң ничек кенә авыр булмасын, Хадичә апа биш баласын—өч улын, шул исәптән яралы Габделхәйне һәм ике кызын аякка бастыра. Хәленнән килгәнчә тәрбияли һәм белем бирә. Бүгенге көндә аларның барысы да лаеклы ялда. Алар арасында бер энеләре генә юк.

Ерак 1953 елда Габделхәй белән Сәрвәрияне  педагогия училищесын тәмамлаганнан соң юллама белән, яшь белгеч буларак, Аксубай районына укытырга җибәрәләр. Бу вакытта алар өйләнешкән булалар.

Авыл таңнары  2008-11-19 11:04:36

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом