Кеше кайда гына яшәмәсен, нинди генә зур урында эшләп, нинди генә олы дан-шөһрәтләргә ирешмәсен, тәүге кат кендек каны тамган, якты дөньяга беренче мәртәбә күзен ачып, тирә-юньне танып – белү мөмкинлеген биргән туып- үскән төбәге аның өчен изге кыйбла булып кала. Үзешчән халык театрлары республика фестивале кысаларында башкалабыз Казанда Чирмешән район мәдәният йорты каршындагы халык театры спектаклен караганнан соң, “кирәк чакта тракторист мин, ял иткәндә гармонист” дигән шаян гыйбарәгә тугры калып яшәүче якташларга булган кадер-хөрмәт хисе күңелдә кабат калкып чыкты…
Хуш, нәкъ менә хәзерге чуалышлы-буталышлы көннәргә аваздаш заманның каршылыклы вакыйгаларын чагылдырган әсәр – яшь драматург Илгиз Зәйниевның “Әни… Менә сиңа – килен…нәр!” музыкаль комедиясен сәхнәләштереп, режиссер (ул Чыңгыз карт образын да башкаручы) Венер Закиров зур табыш ясаган дияргә була. Баксаң спектакльдәге образлар нигездә безнең авылларда яшәүчеләрнең көндәлек мәшәкатьләрен, тормыш вак-төякләрен, һәм дә ахыр чиккә килеп, кеше язмышларын көзгедәге кебек күрсәтеп – ачып бирә икән бит! Әйтик, җилкәсендә тормыш нужасын күп күтәргән, зирәк һәм тапкыр, моңсу - шаян Чыңгыз карт, ялгызы гына тормыш арбасын сөйрәүче боек Әкълимә (рольдә – Тәзкия Кәримова), бар тормышын бердәнбер улына багышлап, олыгайган көнендә дә рәхәт күрми яшәп усалланган беркатлы Минсылу карчык (Флүзә Саттарова – Фәрхетдинова), хатын-кыз коткысына тиз бирелеп тә, ирлеген яклый алмаучы нечкә күңелле Зиннур (Илдар Галимов), ирләрне азындыручы җилбәзәк Җәмилә (Әлфия Закирова) белән Румия (Рушания Шакирова), типсә тимер өзәрлек батыр, кызлар күзе төшәрлек баһадир булып та, хәмер белән акылы томаланган Рәхимҗан (Руслан Сөләйманов) кебекләр арабызда юкмыни?! Шуңа күрә, спектакльне карагач, кайберәүләрнең эчке бер ихласлык белән тоемлап, анда үз-үзләрен танып-күреп, шатланып яки сискәнеп – кимсенеп куюлары бик мөһим дигән тәэсир кала. Ә бу, танылган әдип әйтмешли, “театр яктылыкка, нурга илтә”, икенче төрле әйткәндә, спектакльнең тәрбияви көчен арттыра, кешегә үз-үзенә читтән тәнкыйть күзлегеннән карап үзгәрергә, яхшылыкны начарлыктан аерырга булыша.
Режиссерның тагын бер уңышы – рольләрнең дөрес бүленешендә. Һәр башкаручы үз урынында, образны тулысынча ачып бирү өчен һәркайсының сәләте, мөмкинлеге искә алынган. Мәгълүм ки, мелодрама әсәренә караганда, комедия жанрындагы спектакльне уйнавы, гадиерәк итеп әйткәндә, тамашачыны елатуга караганда, көлдерүе авыррак. Бу җәһәттән якташлар казанлылар алдында сынатмады. Мөлаемлыгы тулып торган Чыңгыз картның тормыш юлдашына әйләнгән төртмәле “шыгырдавык” гармуны, усал карашлы Минсылуның ялган киленнәрдән үч алу атрибуты булган “кызган” табагачы, Җәмилә белән Румиянең бер-берсенә карата ачу китергеч көнчел көяз карашлары, Әкълимәнең кеше-кара күзеннән яшереп, кадергә генә кия торган “модный” үкчәле түфлие, инсафлы, тәрбияле, әмма куркак һәм пешмәгән Зиннурның – “жал-кий” мескен карашы, Рәхимҗанның исерекләргә генә хас тәкәббер, кыю, әмма көянтәдәй сыгылып торучы гәүдәсе тамашачылар күз алдыннан озак китмәс әле. Кем әйтмешли, алдагы елларда халык театрлары республика фестивале сәхнәләрендә азау ярган Венер Закиров, Илдар Галимов (узган елгы фестивальдә иң яхшы – ир-ат ролен башкаручы исемен алган иде), Флүзә Саттарова һәм башка һәвәскәр артистларыбызның оста итеп уйнауларына тамашачылар инде ияләшеп бетсәләр, яшь артист Руслан Сөләймановның чыгышы бер дә “төерле коймакны” хәтерләтмәде, шундый җаваплы рольне кыю, чынбарлыкка туры китереп уйнавы тамашачылар өчен күңелле ачыш булды. Спектакльнең тормыштан конкрет мисаллар, җирле сөйләм теле һәм гореф-гадәт күренешләре белән баетылуы да күркәм күренеш.
Театр гардеробтан, ә сәхнә декорациядән башлана, диләр. Якташларыбыз сәхнә бизәлешенә дә зур игътибар иткәннәр. Өстәл-урындык кебек өй җиһазларыннан тыш, мөселманның пакълек билгесе булган тәһарәт комганының да күренеп китүе, авылда әле динсезлекнең бөтенләй чамадан ашмавына бер ишарә булып тора. Гомумән, сәхнәне зәвыклы итеп бизәү өчен рәссам Сәлимҗан Гамиров күп тырышлык куйган. Ә спектакльнең музыкаль бизәлешен композитор Ринат Гобәйдуллин уңышлы тәэмин иткән. Сәхнәгә ут куючы һәм тавыш операторы Александр Селезнев хезмәтен дә билгеләп үтү урынлы булыр.
Узган ел республика үзешчән халык театрлары фестивалендә якташларыбыз– Чирмешән район мәдәният йорты каршындагы халык театры иң югары бүләк – Гран-прига лаек булган иде. Коллективның быелгы чыгышы да югары биеклектә күренде. Күренекле театр әһелләреннән, белгечләрдән торган мәртәбәле жюри тиздән үз сүзен әйтер. Ә без – Казанда яшәүче чирмешәнлеләр, үзешчән артистларыбызга: “Афәрин, якташлар, булдырдыгыз!”-дип, чын күңелдән әйтә алабыз.
Фәнис Мөхәммәтов.
Кире кайт
|