Экспонатлар саны арта тора. Күптән түгел генә, мәсәлән, безгә иске патефон, телефон, сөлге, китаплар китерделәр. 8 залда (“Борынгы заман”, “Халыклар күчеше”, “Болгар чоры”, “Тормыш”, “Дин”, “Костюмнар һәм көнкүреш”, “Идеоло- гия”, “Чирмешәннең барлыкка килүенә - 275 ел”) урын алган экспонатлар арасында XIV гасырда басылган китаплар, XIX гасырда чыккан Коръән, XII гасыр тәңкәләре, 1909 елгы кылычлар һәм башкалар – иң кыйммәтлеләре.
Музейда аена уртача 250ләп кеше була. Без гаиләләргә, коллективларга да экскурсияләр оештырабыз. Республиканың күпчелек районнарыннан, хәтта Америкадан, Мәскәү өлкәсеннән, Волгоград, Красноярский, Чиләбе шәһәрләреннән кунаклар, якташларыбыз музейда булып киттеләр.
Татар һәм рус телләрендә оештырылучы экскурсияләргә заказлар кабул итәбез. Аннан соң, тарих фәненнән билгеле тема буенча дәресләр дә үткәрелә. Аны гыйльми хезмәткәр Валентина Захарова алып бара. Гадәти дәресләрдән аермалы буларак, алар укучылар күңелендә озакка кереп кала.
Без авыл музейлары һәм башка музейлар белән элемтәдә торабыз. Әле күптән түгел генә Әлмәт районының Елховый авылы музее хезмәткәрләрен кабул иттек. Алар үзләрендә үткәргән самавырлар күргәзмәсен бездә дә оештырырга теләк белдерделәр. Гомумән, күргәзмәләрне ешрак оештырырга тырышабыз. Озакламый якташларыбыз – Вильдановларның картиналарыннан күргәзмә ясарга җыенабыз. Күргәзмә залында аларның 40лап эшләре урын алачак.
Республикадагы 100дән артык музей арасында бары безнең музейга керү генә бушлай. Безгә теләгән кеше кереп тарихыбыз, үткәннәребез белән иркенләп таныша ала. Күбрәк район үзәгендәге коллективлар, мәктәп укучылары килсен иде. Алар монда үзләре өчен кызыклы күп мәгълүматлар табачаклар.
Музей эше күпкырлы. Әйтик, экспонатларны саклауның үз кагыйдәләре бар. Һәр ел саен фондтагы коллекцияләрнең барлыгына тикшерү үткәрелергә тиеш. Без әле бу эшне төгәлләдек кенә.
Сүз уңаенда, музейда “Мәгариф почмагы” ясарга уйлыйбыз. Моның өчен материаллар туплый башладык инде. Элек мәктәпләрдә кулланылган әйберләр: уку әсбапларын, укучыларның кирәк-яракларын, мөһим документлар китерүчеләргә бик рәхмәтле булыр идек.
Аннан соң безнең яңа китерелгән экспонатларны саклау урыны – бүлмә кирәк, аңа тимер ишек урнаштырып, киштәләр куясы бар. Бу проблеманы да хәл итәрбез дип уйлыйм.
Алмаз Закиров,
туган як тарихы музее директоры.
Кадрия Гамирова фотосы.
Кире кайт
|