Минем әтием – участок милиционеры. Ул Югары Мәлемдә Миргалим бабай белән Нәгыймә әби гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында, ә урта белемне күрше Федоровкада ала. Мәктәпне тәмамлагач, Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә армия сафларына алына. Әтием Чита өлкәсендә чик сакчысы булып хезмәт итә. Кама политехника институтын тәмамлый, әнием Рузилә белән тормыш корып җибәрә. Ил, халык өчен яхшылык эшлисе килү теләге әтиемне әлеге һөнәре белән бәйли, ул милициягә эшкә урнаша. Аны Югары Мәлем, Сармашбаш, Кәдек, Федоровка авылларының милиция участок инспекторы итеп билгелиләр. Әтиемне халык тиз арада үз итә. Үз участогында яшәүчеләргә таныш булганга гына түгел, ә сабыр, акыллы һәм итагатьле булганы өчен ул халык күңеленә тиз керә.
Әтием инде 14 елга якын милициядә эшли һәм яхшы хезмәткәрләрнең берсе булып санала. Авылдашларыбыз аны хөрмәт итә, ә балалар аңа охшарга тели.
Әтием – минем өчен үрнәк. Ул үз мисалында халык иминлеге сагында торучының нинди булырга тиешлеген күрсәтә. Мин әтиемне бик яратам, аның белән горурланам!
Кире кайт
|