Район почта элемтәсе үзәге матбугатка яздыруның төрле юлларын эзли. Әлеге уңайдан «Әбунәче көне»” үткәрү үзен аклый. Шундый «“Әбунәче көне»”нең чираттагысы 12-13 ноябрьдә үткәрелде.
Бу көннәрдә 250 басманың бәясе төшерелде, шуларның 21е “Әбунәче көне”нә үз призларын куйды. Почта үзәгенең матбугатка яздыру буенча инженеры Зоя Павлова әйтүенчә, әлеге “Әбунәче көне”ендә дә матбугатка язылучылар күп булган. Кыскасы, ике көндә генә дә шәһәр һәм район почта бүлекләрендә халык бер мең данә газета-журналга язылган. Күпләр хәзер басмаларга “Әбунәче көне”ндә язылырга тырыша. Чөнки газета яисә журналга язылган квитанцияләр лоторея уенында катнаша. Бу “Әбунәче көне”ндә дә 50ләп приз уйнатылды. Шунысын да әйтик, ике көндә “Зәй офыклары” газетасына 60 кеше язылды. “Зәй офыклары” газетасы да “Әбунәче көне”нә үз призларын әзерләде. Аларны Миннегалиев (Югары Лоҗы), Шәйхразиева (Зәй), А. Акимасов, А. Атласов (Якты Күл), Мәҗитова (Зәй), Муханов (Зәй), Зиннәтуллин (Зәй), Сабиров (Зәй), Закиров (Зәй), Нурлыгаянов (Зәй), Хәбибуллин (Зәй), Н. Хәева (Зәй) отты. Барлык откан призлар почта бүлекләре аша ияләренә тапшырылачак, тик приз отучыларның квитанцияләрдә исемнәре юк.
Ике көндә Иске Зәй почта бүлегендә 103 кеше газета-журналларга язылды. Бүгенге көндә биредә “Зәй офыклары”на язылучылар саны – 84. Шундый зур бистәдә әлеге күрсәткечне тагын да арттырырга була. Сәвәләйлеләр “Әбунәче көне”ндә исә 35 данә газетага язылган. Сармашбашлылар быел да сынатмый: “Әбунәче көне”ндә язылган 27 басманың 7се – “Зәй офыклары”. Бүгенге көндә “Зәй офыклары”на 42 кеше язылды, планны үтәячәкбез, ди Сармашбаш почта бүлеге хезмәткәрләре.
Киләсе елның беренче яртысына матбугатка язылу кампаниясе дәвам итә. Газета-журналларга язылырга онытмагыз!
Кире кайт
|