Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Тоталь контрольдән . сайлап тикшерүгә

– Оешма салымнар һәм җыемнар турындагы законнарны саклауда күзәтчелек итү һәм контроль ясау буенча үзенең төп функциялә-рен үтәү кысаларында ТР Президенты, җирле үзидарә органнары якын елларга билгеләгән бурычларны хәл итү өчен кирәкле салым түләүләрен кертүне тәэмин итәргә бурычлы. Быелның ун аенда коллектив, бердәм социаль салымны исәпкә алып, 1287 миллион сумлык түләүләр һәм җыемнар туплады, бу узган елның шул вакытына караганда 27 процентка артык. Әлеге сумманың 226 миллионы республика бюджетына, 158 миллион сумы муниципаль районның җирле бюджетына кертелде. Районда соңгы елларда салым түләүләренең төп өлеше физик затлар кеременә булганына туры килә. Чагыштыру вакытына бу төрдә үсеш 32 миллион сумга яки 38 процентка күбрәк булды. Әлеге салымны түләүне “Буа шикәр заводы” ААҖ, “Вираж” ЯАҖ, “Нива” ЧҖҖ арттырды.

Салым инспекциясенең соңгы еллардагы хезмәте аналитик инструментлар куллануны киңәйтү юлы белән салымнар җыюның нәтиҗәлелеген күтәрүгә, мәгълүмат алмашу һәм контроль чаралар үткәрү тәртибен үзгәртүне камилләштерүгә юнәлдерелгән. Контрольләү эшендә без салым түләүченең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә алдан анализ ясап карауга, аның икътисади нәтиҗәләренә, салым бурычларын үтәвенә игътибар юнәлтәбез.

Салым хезмәтчелеге тоталь контроль ясаудан баш тартты һәм “хәвеф критерийларына” нигез-ләнгән тикшерүгә күчте. Бу салым түләүчеләргә нигезсез дәгъва белдерүләр-дән котылырга һәм игътибарны үзләренең салым бурычларын тулы күләмдә үтәмәүче гражданнарда тупларга мөмкинлек бирә.

Халыкның да җаваплылыгы арта – 2008 елгы декларация кампаниясе нәтиҗәләре буенча керемнәрен декларацияләгән гражданнарның саны узган елның шул вакытына караганда 2,2 тапкырга артты һәм        4 мең кеше тәшкил итте.

Социаль юнәлешен һәм әһәмиятен истә тотып, торак сатып алганда, түләү-ле медицина һәм белем бирү өлкәсендә җан башына алына торган салымның бер өлешен халыкка кире кайтаруга аерым игътибар бирелә.

Шулай ук салым түләүчеләрне кабул итү өчен уңайлы шартлар тудыру, хез-мәт күрсәтү мәдәниятен арттыру өстендә даими эшлибез. Биш районда хезмәт куючы 135 хезмәткәрнең һәркайсы үз бурычын җиренә җиткереп башкарырга омтыла. Г. Иванова, Г. Гайнуллина, Р. Садретдинова, Д. Әхтәмова,  Т. Аверьянова кебек ветераннарыбыз үзләренең эш тәҗрибәләрен яшьләр белән теләп уртаклашалар.

Һөнәр бәйрәмебез уңаеннан коллективка намуслы хезмәте өчен зур рәхмәт җиткерәм. Ветераннарны, эшләүчеләрне чын күңелемнән тәбрик итәм, һәркайсына нык сәламәтлек, эш-ләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек телим.


Байрак  Әминә Миңнуллина. 2008-11-24 08:57:18

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом