
1996-1997 елгы малайлар 2 сеннән 6 ноябрьгә кадәр Питрәч районында узган шундый ук ярышларда катнаштылар. 1994-1995 елгы балалар 6-10 ноябрьдә Кукмарада ярыштылар. 1992-1993 елгы үсмерләр – 10-14 ноябрьдә – Лаешта. Төрле яшьтәге барлык командалар 1 нче урыннарны алдылар һәм Татарстан Республикасы финалына чыктылар. Командалар тренерлар – Чыпчыктан Альберт Сибгатуллин, Биектау станциясеннән Станислав Тюрин, Чыпчыктан Артур Сибгатуллин җитәкчелегендә уйнадылар. Иң яхшы уенчылар булып Чыпчыктан Линар Хәйруллин һәм Адель Сибгатуллин танылды.
Биектау хәбәрләре Г. ЛОГАНИНА, Чыпчык авылы мәдәният йорты директоры 2008-11-25 11:45:28
Кире кайт
|
|
|