Алар 1991 елның матур җәендә гаилә корып җибәргәннәр. Бүгенге көндә безне – өч балаларын тәрбиялиләр.
Әнием бик тә уңган, чибәр, кешеләргә ягымлы, игътибарлы, ярдәмчел. Безне һәрвакытта да олыларга һәм кечеләргә ярдәм итәргә, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Әнием чисталыкны, пөхтәлекне ярата, тәмле-тәмле ризыклар пешерә. Кышка бик күп төрле салатлар, компотлар, вареньелар әзерли, безгә оекбаш-бияләй, матур кофталар бәйли.
Шундый уңган-булган әниебез белән без горурланабыз. Аңа борчу-хәсрәт китермәскә, кәефен төшермәскә тырышабыз: тырышып укыйбыз, өй эшләрендә булышабыз, әйткән сүзен һәрвакыт тыңлыйбыз. Әниебезне якынлашып килүче бәйрәм – Әниләр көне белән котлап, аңа сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер телибез.
Биектау хәбәрләре Айсылу САФИНА, Казаклар урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы 2008-11-25 11:49:16
Кире кайт
|