Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
КЫШ БЫЕЛ ДА КӨТЕЛӘ

Оештыру комитеты һәм шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм уч­реждениеләре арасында "Безгә Яңа ел ишек кага" дигән иҗат бригадалары смотр-конкурсын һәм "Кыш-2009" район яңа ел конкурсын үткәрү турындагы нигезләмәләр расланды. Әзерлекнең күп кенә агымдагы мәсьәләлә­ре башкарма комитет һәм службалар җитәк­челәре катнашында эш барышында карала. Ә кичә оештыру комитетының беренче, киңәй­телгән утырышы булды.

Оештыру комитеты рәисе урынба­сары - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Рәмзия Синга-туллинаның әйтүенчә, яңа 2009 елга әзерләнү һәм бәйрәм итүне план­лы рәвештә, кабаланмыйча, әйбәт һәм кызыклы традицияләрне исәпкә алып үткәрергә дигән карарга килен-гән. Әмма яңалыклар кертү мәҗбүри шарт булачак. Әйтик, яңа ел бригада­лары катнашындагы конкурста төрле - карнавал, шоу, клоунада формала­рын, музыкаль яки шигъри, театрла-штырылган тамашалар, халык әкият­ләрен эшкәртеп, мультфильмнар яки кинотасмалар күрсәтүләрне файда­ланырга тәкъдим ителә. Яңа елның символы - Үгез, һәм аның үзгә ха­рактеры һәм билгеләре бар. Жюри сәхнә культурасы һәм костюмнар, оригинальлек белән кушылган иҗа­дилыкны һәм башкаларны да хупла­ячак. Дәртләнеп эшкә алыныйк! Территорияләрне, биналар һәм йор­тларның фасадларын бизәү буенча конкурслар турындагы сорауга Рәм­зия Сингатуллина оештыру комитеты һәм җәмәгатьчелекнең бу җәһәттән зур өметләр баглауларын әйтте. Ха­лык яңа ел бәйрәмен ярата, һәм аңа уйлап чыгарулар, фантазия белән әзерләнергә кирәк. Район конкурсы түбәндәге номинацияләрдә игълан ителә: чыршы шәһәрчеген һәм ведомство территориясен, шәхси йортлар һәм балконнарны бизәү, урамнарны бәйрәм утлары белән бизәү, шулай ук мәктәпләр һәм ба­лалар бакчаларының бизәлеше. "Кышкы җыр" һәм иң отышлы яңа ел костюмына конкурслар да бу­лачак. Традиция буенча, барлык нә­тиҗәләр дә шәһәр чыршысын танта­налы ачканда игълан ителәчәк, җиңү­челәрне дә шунда котлаячаклар. Оештыру комитетындагылар массо-вый чараларда шәһәрлеләр генә тү­гел, ә авыллардан иҗат төркемнәре дә катнашачагына ышаналар. Кыска­сы, Яңа елны бергәләп каршы ала­чакбыз. Эштә уңышлы нәтиҗәләр­гә һәм яхшы һава торышына өмет белән.


Дуслык   2008-11-26 08:58:03

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом