БОГДАШКИНО ПОЧТА ЭЛЕМТӘСЕ
бүлекчәсе начальнигы Юлия Рома-нова "Иң яхшы хат ташучы" республика һөнәри осталык конкурсында IV урын яулап кайтты. Аңа Рәхмәт хаты һәм истәлек сувениры тапшырганнар. Ярышларда 44 почтампт вәкилләре, шул исәптән Казаннан да катнашканнар. Элемтә техникумын тәмамлаганнан соң Юлия 16 ел почтада эшли, югары производство күрсәткечләренә ирешә. Моңа кадәр узган районара хат ташучылар конкурсында ул җиңүче булган иде.
БҮГЕН Мөселманнарның Диния назәрәтендә чираттагы VI пленум утырышы уза. Аның эшендә безнең районнан мөхтәсиб Таһир хәзрәт Әх-мәдиев та катнаша.
УЗГАН АТНАНЫҢ җомга, шимбә, якшәмбесендә мәгариф идарәсе белгечләре һәм ИМЦ методистлары өчен ИНПОның мәгариф идарәсе кафедрасы мөдире, педагогия фәннәре кандидаты Е.Казыльская "Маркетинг һәм менеджмент принциплары нигезендә мәгариф учреждениесе белән идарә итү" дигән темага укулар үткәргән. Мондый курслар ноябрь ае башында 1нче мәктәп базасында район мәктәпләре җитәкчеләре өчен уздырылган булган. Атна башында әлеге теманың элементларына нигезләнеп Чулпан урта мәктәбендә комплекслы тикшерү башланды. Ул дүрт көн дәвам итәчәк.
Кире кайт
|