Тыңлауларга барлык бюджет оешмалары вәкилләре чакырылган иде. Муниципаль районның киләсе елга төп финанс документын шулай җәмәгатьчелек алдында карау аның барлык параметрларының да максималь ачыклыгын һәм кабул иткәнче үзгәрешләр кертү мөмкинлеген күздә тота, дип ассызыклады Ю.Терентьев. Аннары А.Рассихин чакырылганнарны бюджетның төп чыганаклары, керем һәм чыгым өлешләре белән таныштырды. Аларда муниципаль өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артуы күздә тотыла. Билгеләп үтелгәнчә, киләсе елда кризиска бәйле рәвештә тулаем алганда күп кенә катлаулылыклар көтелә, әмма, шуңа да карамастан, бюджетның барлык маддәләре да үтәлергә тиеш.
КЫЗУ ЧОР
Уку елының икенче чиреге белән бергә балалар сәнгать мәктәбендә дә иҗат көннәре башланды.
Ноябрь - апрель айларын биредә "урак чоры" дип атыйлар. Әле шушы көннәрдә балалар сәнгать мәктәбенең форте-пьяно классында шөгыльләнүче Әдилә Мингалиева (җитәкчесе Әлфия Крепы-шева) Санкт-Петербург шәһәрендә үткән "Балачак бәйрәме"ндә катнашып кайтты. 0нан артык номинант арасында үз яшь категориясендә Әдилә III урынга лаек булган. Мәктәпнең икенче бер талантлы укучысы (гобой классы) Илнур Гыйль-манов 27 - 29 ноябрьдә Казанда узачак "Фанфары Татарстана" конкурсында катнашуга чакыру алган.
"ТАМЧЫ - ШОУ”да
Сишәмбе көнне шәһәрнең 1,2,3,8,9нчы мәктәпләреннән һәм гимназиядән барлыгы 10 укучы махсус чакыру буенча "Яңа Гасыр" каналындагы "Тамчы - шоу" программасына барып кайттылар.
Тапшыру барышында "Карчәчәкләр" һәм "Тәңкә карлар" командаларының нык әзерләнгән булуы алып баручы Марсель Әхмәдуллин, жюри рәисе Әнвәр Хуҗиәх-мәтовны да, режиссерларны да сокландырган. Өч турда ике команда да сорауларга тулы, төпле, нигезле җаваплар биргәннәр. Үзләре белән таныштыру, Яңа ел котлауларын юллау, капитаннар ярышында да лаеклы чыгыш ясаганнар. Ярышларда ике команда да тигез исәп җыйган. Нурлат укучылары катнашкан тапшыруны тамашачылар гыйнвар аенда карый алачак икән.
"СЕЗ ҺАМАН БЕРГӘ ИКӘН"
Кичә "Яшьлек" ресторанында элеккеге җәмәгать туклануы системасында эшләгәннәрнең очрашуы үтте.
Нигездә хатын - кызлардан торган коллектив әлеге чараны Әниләр көне уңаеннан дип ниятләсә дә, ул тансык очрашу, ихлас аралашу бәйрәме булды. Заманында райпоның җәмәгать туклануы - хатын - кызлар иң күп эшләгән зур предприятиеләрнең берсе иде. Эшләүчеләр саны ЗООгә кадәр җиткән коллектив белән 16 ел дәвамында Сәлимә Кашапова җитәкчелек итте, күпләр өчен алыштыргысыз остаз булды һәм шулай булып кала да. Бүген әлеге система хезмәткәрләренең күбесе "Вита" ОООсында һәм "Алсу" пилмән цехында эшлиләр. Үзара аралашып торсалар да, мондый очрашу 10 еллап үткәрелмәгән булган икән. Сагынып күрешү, аралашу аларны тагы да якынайтты. Ә инде таркалган предприятие кешеләренең ничә еллар узгач та күпләп очрашуга җыелуын аларның никадәр тату, бердәм коллектив булып яшәүләренә бәхәссез дәлил дип бәяләргә генә кала.
Кире кайт
|