Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Үксез баланы үз итеп буламы?

Районда 33 бала гаиләгә тәрбиягә кабул ителгән. Никадәр бала – шулкадәр ачы язмыш, чәчләр үрә торырлык биографияләр. Гаиләгә шундый “бирнә” белән килә алар. “Яңа” әти-әниләрен куллары “чиста” булмау, юктан кызып китүләре, усаллыклары белән шаккатыралар кайберләре. Тәрбиягә алучылар, гадәттә, тәртипле тормыш алып баручылар, еш кына бу хәлдә аптырап калалар.

– Үз кануннары белән яшәүче гаиләгә яңа кеше килгәч, әлбәттә, проблемаларсыз булмый. Адаптация чорын җиңеләйтү, ата-ана һәм  тәрбиягә алынган балалар арасында мөнәсәбәтләре “йомшару”, бер-берсен аңлауга ирештерү өчен ата-аналар белән җыелышлар үткәрәбез. Анда психолог “төенләнгән” хәлдән чыгу юлларын күрсәтә, аңлата, консультацияләр бирә. Быел өч тапкыр очраштык, ел ахырына кадәр тагын берне оештырырга планлаштырабыз. Ата-аналар бөтенесен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү бик булыша диләр, - дип сөйли район башкарма комитетының опека һәм попечительлек буенча белгече Наталья Македонская.

Шулай ук тәрбиягә кабул ителүчеләр аңында формалашкан “әзергә – бәзер” стереотибы да яңа гаиләдә бер-берсен аңларга комачаулый. Бигрәк тә элек интернатта тәрбияләнүчеләргә хас гадәт бу.

Бәхеткә каршы, балаларны тәрбиягә алган гаиләләрдә каршылыкларны үзлә-ренчә хәл итәргә тырышалар. Әнә, Алшихтан Галина Зиновьеваның “кызы” белән араларына күз генә тимәсен хәзер. Проблемаларны ана кешенең түзә һәм ярата белүе бәрабәренә җиңделәр. Шәһәрдән Людмила Симонованың да тәрбиягә алган игезәкләре  гади түгел. Ләкин әни малайларын ничек бар – шулай кабул итә, аларны яклап “тау булып баса”. Ә бала яратуга бик сизгер – бу өйдә бик әйбәт атмосфера. Татар Буасыннан Флера Хәсәнова исә яңа “кызы” белән тыштан гына түгел, характерлары бе-лән дә охшаш. Бу аларга уртак тел табарга бик ярдәм итте. Иске Суыксудан Гөлинә һәм Сәгыйт Низамовлар тәрбиягә алган Альбина гаиләдә “чә-чәк ата”. Әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә теләп булыша, мәктәптә дә мактыйлар. Авылдашлары Фирдәвес Сафинаның да “уң кулына” әверелгән Максим белән серләре килеште. Новоселкида Чауковлар да үз балаларын үрнәк итеп үстерделәр, хәзер тәрбиягә алган кызчыклары өчен тырышалар. Буада Бикмуллиннарның тәрбиягә алган дүрт баласының берсе быел Суворов училищесына укырга керде. Бу гаиләдә барлык проблемаларны цивилизацияле хәл итәләр. Мәдинә Яворская һәм Талия Морадимова, улларының киләчәкләрен кайгыртып, аларны Тәтеш кадетлар мәктәбенә урнаштырдылар.

“Чит баланы яратырга өй-рәнү теләсә кем хәленнән килерлек түгел. Ата-аналарның һәрберсе зур батырлык кыла. Проблемаларны җиңү өчен бар түземлекләрен эшкә җи-гәләр, кыен чакта теш кысып түзәләр, иң мөһиме – балага яхшы булсын өчен тырышалар.  30 ноябрьдә булачак Аналар көне уңа-еннан әлеге герой әниләр-нең барысын да ихлас котлыйбыз”, - ди Наталья Александровна.


Байрак  Илсөяр Гаязова. 2008-11-26 09:58:27

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом