«Яшәү – ул физик хәрәкәт, – дип башлады сүзен әдәбият аксакалы. – Хатыным Наилә үлгәннән соң мин күбрәк хатирәләр дөньясына чумам. Тормышыма икегә бүлеп карыйм. Наилә белән бергә чагым һәм ул калдырыл киткәннән соңгы көннәрем. Алары хәтта озынрак төсле. Ә яшәү – ул якын кешең белән аралашу, аны тою, дөньяда барган вакыйгаларга бәя бирү. Хатының пешергәннәрне тәмләү, аның балаларга, сиңа булган мөнәсәбәтен курү. Алдагы көнгә бергәләп планнар кору. Боларның берсе да юк хәзер. Сөю-мөхәббәт хисләре йөрәктә хәл ителә бит. Наиләмнең юклыгын акыл белән йөрәгемә аңлатам. Йөрәк тыңлармы-юкмы, әгәр тыңламаса, шартлавы ихтимал. Аның тыңлавы миңа нык кирәк, чөнки эшлисе эшләрем бар. Наиләмнең кушып калдырган эшләре, үземнең иҗади планнарым...
Наиләмнең үлеме миңа нык тәэсир итте. 63 ел бергә пар канат булып рәхәтләнеп очтык бит. Наиләмне бу кадәр илаһилаштыруымның тагын бер сәбәбе бар. Ирне ир иткән дә, юк иткән дә – хатын, дигән әйтем бар бит. Наиләм мине кешедә, язучы да итте. Ул әдәбият укытучысы булды. Урыс, татар, башкорт әдәбиятларын, классиканы яхшы белә иде. Әгәр ул минем өчен, балалар, гаилә өчен үзен корбан итмәгән булса, язучы ук булмаса да, әдәбият дөньясында я тТуганайлар 2008-11-26 10:40:19
Кире кайт
|