Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Өмет

– Бик озак яшәдем инде. Бала чагыбыз ачлык заманга, яшьлек еллары колхоз төзүгә, «таякка» эшләүгә туры килде. Инде кияүгә чыгып, балалар таба, дөнья көтә башлаган гына идек, каһәр суккан бу сугышы чыкты, – ди ул, үткән гомерен күз алдыннан үткәреп. – Хәзер бик рәхәттә яшибез, ашарыбызга-эчәребезгә дә җитәрлек, пенсиябез дә, аллага шөкер, бик күп, шулай да ачлы-туклы яшәгән шул елларны сагынам, – ди ул, сүзен дәвам итеп.

– 1914 елның 5 маенда Аверьянов Михаил белән Татьянаның (Микайла белән Татыяна) көтелгән кадерле балалары булып тудым. Әтинең кулыннан бөтен эш килә иде: кешегә өс-киеме дә, аяк киеме дә текте, сабын да кайнатты, итеген дә басты.

Мәтеби Гүриеннән димче килгәч, «Әйбәт, эш сөючән кешеләр», – дип шатланып бирделәр. Мәтебиләр нык тормышлы иде. Биатай умарта тота, 6 бала баш күтәрми эшли. Авылда бер дигән йорт, каралты-җире, келәтләр шыгырдап торган нараттан. Ул заманда әйбәт тормышлы булырга ярамады бит, «кулак» исеме тагып куйдылар. Келәтләрне колхоз амбары итеп күчереп салдылар. 12 баш умартаны алып чыктылар. Үзебезне колхозга алмыйча интектерделәр. Әти умарталыкта эшләп, табыш китерә башлагач кына колхозчы булдык.

Матур гына яши башладык. 1936 елда олы кызыбыз Анна, 38 нче елда Санук, 40 нчы елда Венера туды. И, ярата да иде инде аталары кызларын! «Берсеннән-берсе чибәрләр», – дип куана иде. Сугышка китәсе иртәне һәрберсенең маңгаеннан үбеп, кулларын уч төбенә алып, тотып чыкты. «Әниегезне тыңлагыз, мин бик тиз кайтырмын», – диде. Олысына – 5 яшь, кечесенә 1 яшь иде, әтиләре киткәндә йоклап калдылар. Түбән Мәләкәстә бердәнбер машина бар иде, шул машинага төялделәр. Мин дә Чаллыга кадәр барам, дип, шунда менеп бастым. «Озатучылар, төшегез», – дип нихәтле йолкысалар да төшмәдем. Гурием дә җибәрмәде, күкрәге белән каплады үземне. «Военный билетлары әзер түгел», – дип Чаллыдан бер төнгә өйгә җибәрделәр. Ул шатлыкны да, кайгыны да адәм күтәрә алырлык түгел иде. Ничек шатланмыйсың ди – иреңне бер төнгә өйгә җибәрсеннәр әле! Ә кайгысы тагын да зуррак. Бу төн икең өчен дә мәңгелеккә аерылу төне булырга мөмкин бит... Кайтабыз шулай икәүләп җитәкләшеп: ул да бер сүз әйтми, мин дә әйтмим. Әйтсәк, елаша башлыйбыз. Хәзер гаҗәпләнәм: ничек инде 15 чакрым җир шулай эндәшмичә кайтылган... Сөйләшеп сүз бетәрлек түгел иде, югыйсә.

Сугыш башлану хәбәре килгәндә, әти өйдә юк. Кайбер әйберләрне онга алмаштырып булмасмы, дип, Зәй ягына чыгып киткән иде. Гурий киткәнче, кайтып җитә алмады. И, борчылды инде атасы белән күрешә алмаганга.

Куян авылына кадәр озата бардым. Өчәүләп Бөгелмәгә китеп бардылар: Симун, Иван, Гурий. Өчесе дә аягүрә баскан, кулъяулыкларын болгап җырлыйлар, бүгенгедәй күз алдымда тора Гурием.

Язмыштыр инде, әтисе белән күрешәләр алар. Әтинең Якты Күл авылында кунып чыгуы була. Гурийларның китеп баруы... Кочаклашып елашалар. Әти бербөтен ипиен бирә, Гурий бер кисәген сындырып ала да, бусы балаларга калсын, дип, калганын кире кайтара. Бөгелмәдә озак яткырдылар аларны. Мәләкәсләр күп була анда. Авылдан баручылар артыннан хат җибәрде. Әкрен генә чыкса, Венераны да алып килсен, бик сагындым, дигән хатын алгач та, юлга чыктык. Якын ара түгел шул. Без барып җиткәндә генә поезд китеп барган. Гурием, поезд ишегеннән башын тыгып: «Мәләкәсләр юкмы? Булса, безнекеләргә сәлам җиткерегез!» – дип кычкырган. Кайтканда үзем дә, балам да бик нык чирләдек, ризык бетмәгән күрәсең, терелдек тагын.

Аннары эшкә тотындык. Көндез урак урабыз, төнлә элеваторга ашлык илтәбез. Йокламыйча, ашамыйча ничек йөрелгән. Әле дә рәхмәт, биатам белән бианам бик әйбәт кешеләр иде, балаларымны тәрбияләделәр, үземә авыр сүз әйтмәделәр. Сугыш бетәр дә ирләребез исән-сау кайтыр, дигән өмет белән эшләдек тә эшләдек. Кайтмады шул, газизкәем. Сугыш бетү хәбәрен ишеткәндә, киндер эрләп утыра идем, кеше бәйрәм иткәндә, тик елап утырдым. «Үлде» димәгәннәр, «хәбәрсез югалды» гына дигәннәр. Әнә никадәр кешеләр кайта, дия-дия көттек тә көттек, өметсез шайтан гына диләр бит.

1967 елда безнең тормышны умарта күче кебек кайнатып алган бер вакыйга булды. Куян авылында туып үскән Шабалин Юрий яшьли авылдан чыгып китеп, укып, чит илләргә туктала торган бер корабльдә элемтәче булып хезмәт итә. Боларның корабле Канада ярына туктала. Пристаньга бик күп урыс кешеләре җыйнала. Ниндидер сәбәпләр белән Канадада яшәп калучылар икән. Юрий иң соңгы булып пароходтан төшә дә басып күзәтеп тора.

«Нәрсә, казанский сирота кебек басып торасың?» – дип берәү сүз ката. «Мин чыннан да Казаннан» – ди. Теге кеше кызыксынып, кайсы районнан, кайсы авылдан икәнен сорый.

– Синең атаң сельсовет председателе түгел идеме? Мин беләм бит аны. Ул, без сугышка киткәндә, ат бирмәде, – ди бу кеше (Бухаров Михаил, чыннан да, сугышка китүчеләргә ат бирмәгән иде).

Бу кеше Юрийны кунакка чакыра, пристаньда слесарь булып эшләвен әйтә. Юрий, рөхсәт сорар өчен замполитны эзләп китә. Ә тегенең коты алына, «бу бит политика, ул-бу булмасын», дип Юрийны трюмга ябалар. Биш көн буе пароход ярда була, биш көн буе теге кеше вәгъдәләшкән урында көтеп тора, ләкин Юрийны чыгармыйлар, башкаларга да аның янына бару тыела...

Юрий күп еллардан соң Куян авылына кайтып, бу хәлләрне туганнарына сөйли. Бу хәбәр безгә дә килеп иреште. Юрийны эзләп барганда, ул киткән иде инде. Күп тә үтми, аның үлгән хәбәре килде. Менә шулай өмет җебе өзелде. Кызыл хаҗга да язып карадык, «Җди меня» тапшыруына да җибәрдек, Гурием турында яңадан хәбәр булмады.

Нәрсә булды? Өн идеме, төш идеме? Чыннан да Гурий булганмы, башка кешеме? Үзем исән чакта бер-бер хәбәр булырмы? 95 яшем белән барам. Гурийны уйламаган бер сәгатем юк, менә-менә бер могҗиза булыр кебек...

Кирҗә түтинең сөйләгәннәрен тын да алмыйча тыңлап утырам. Ирләре сугыштан кайтмаган тол хатыннар... Алар турында күпме шигырьләр, повестьлар, хәтта романнар язылган. «Алар бүген дә ирләрен, улларын көтәләр», – дигән юллар, ничектер, дежур юлларга әверелгән кебек иде.

Ә  бит алар чыннан да көтәләр икән. Сугыш бетеп 10 ел, 20 ел, 50 ел үткәч түгел, 63 ел үтеп, үзләре 95кә җиткәч тә көтәләр икән... Гурий дәдәйнең дәвамы булып кызлары үскән, кызларының оныклары туган, ә алар һаман да көтәләр.

Кирҗә түтинең нигезендә хәзер Шуркалар тора. Куллары эш белә торган бик тырыш нәсел, зур таш йортлар төзеп куйдылар. Кирҗә түти авылга кызларына кайтканда өеп-өеп күчтәнәчен чыгаралар. Кызы Санук түтинең җылы матур өендә түр башында иң хөрмәтле кеше булып утырса да: «И-и авылда үз нигеземне сакламадым, Гурий кайтса үпкәләр, берәр агач йорт салып керсәң, әйбәт булыр иде», – дип хыяллана Кирҗә түти. «Өметеңне өзмә», – дип юатасы килә, ләкин без әйтмәсәк тә, өметен өзми ул, өзмәячәк тә...

 

P.S. Кирҗә түтинең олы кызы Анна Бутяева Түбән Кама шәһәрендә яши, керәшен хәрәкәтенең башында торучыларның берсе. Хәзер дә шушы өлкәдә эшли, аның турында еш язабыз, икенче кызы – Санук түти (Балакаева Александра) Чаллыда яши, укучыларыбызга аның күп шигырьләре таныш, Кирҗә түти аларда яши. Өченче кызы Венера апа Мәләкәстә яши, күп еллар буе авыл советы секретаре булып эшләде, бик хөрмәтле кеше. Ялгыз башы шундый балалар үстергәне өчен Мәләкәс халкы Кирҗә түти алдында баш ия, сәламәт булып озак яшәвен тели.

 


Туганайлар  М.МАРТЫНОВА. 2008-11-26 10:43:15

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом