– Бик яхшы! – дип каршы алсалар да, җыелышып сөйләшә башлагач, авыл тормышының проблемалы яклары да ачыла барды. Беренче чиратта, эшсезлек. Авылдагы 185 кешенең яртысы диярлек пенсионерлар. Хәзер авыл «Восток» агрофирмасы инвесторлары кулында. Элеккеге колхоз җирләре 2004 елда халыкка пай итеп бүленгән. Кеше башына 5,8 га туры килә икән. Конкурент фермерлар юк, шуңа күрә бар кешенең дә пай җирләре инвесторларда. Баштагы елларда алар өчен печән дә, ашлык та бирелде, халык риза-бәхил иде, мал тотмаганнар акчалата алдылар, дип сөйләде авыл кешеләре. Ә менә соңгы елларда пай өчен тиешле түләү әз. Быел ике центнер арпадан тыш, башка «тамар» нәрсә ишетелми икән. Авылдагы 67 хуҗалыкның унбишендә генә сыерлар калуының сәбәбен дә шуңа бәйләделәр. Шуңа да карамастан, җирле үзидарә башлыгы А.Н.Чернов әйтүенчә, авыл тиз генә бирешергә уйламый. Әле авылда төзелеш бара. Соңгы елларда гына 5–6 яңа йорт калкып чыккан. Бәлки алга таба кайтучылар да булыр, чөнки авылда яхшы якка үзгәрешләр күп. Клубка кадәр асфальт юл бара, калган урамнарның барысына да таш җәйгәннәр, өйләргә газ, су кергән, дөрес, соңгы вакытта су белән проблема да бар, чөнки торбалар тузган. Бу мәсьәлә көн кадагына куелып, тиз арада уңай хәл ителәчәк, дип ышандырдылар. Авылда теләгән һәр кешенең өенә телефон кергән. Кибет эшли, ашамлык, көнкүреш кирәк-яраклары барысы да бар. Элгәре өч Баграж кешеләре дә Югары Баграж чиркәвенә йөргәннәр, хәзер инде Иске Зәйгә йөриләр. Шуңа күрәдер дә Багражда кабат чиркәү торгызуны күтәрүче юк икән. Кәбен койдыру, чумылдыру һәм башка чиркәү йолаларын үтәргә барысы шул Иске Зәйгә йөри икән. Үлем-китем вакытында гына батюшканы авылга алып киләләр, авыл түтиләре арасында да иман җырлаучылар шактый, диделәр.
Авылның йөзек кашы булырлык социаль-мәдәни үзәктә: «Мондый гөлдәй җиргә, сәбәп булмаса да киләсе килә инде», – дип каршы алдылар безне очрашуга җыелган авыл түтиләре. Чыннан да, Урта Багражның «йөрәге» ул. Өч Багражның берләштерелгән авыл Советы да, почта, фельдшерлык үзәге, иркен китапханә дә, клуб та бер түбә астында. Авыл кешесе бер ноктада бар йомышларын да бетереп китә. Мәктәп килсә, аны да сыйдырабыз, эшләребез бергә бит, – дип көлештеләр киң күңелле клуб хезмәткәрләре. Мәктәп дигәннән, Урта Багражда әле башлангыч мәктәп бар. Алга таба авыл балалары автобус белән Сарсаз Баграж мәктәбенә йөреп укыйлар. Автобус өчен ата-аналар да, балалар да бик рәхмәтле. Бүгенге көндә 5 бала гына укыган авыл мәктәбенең белем бирү сыйфатының күрсәткече булып, Чаллы, Алабуга, Ижау калаларының югары уку йортларында укучы 5 студент тора. Әмма, ни кызганыч, тагын 4 елдан Урта Багражда беренче класска килергә тиешле балалар әлегә юк.
Ә инде авыл түтиләре яңа клуб ачылуга сөенеп, берничә ел элек таралган фольклор ансамбльләрен яңадан җыйнап, кабат Баграж көйләрен халыкка чыгарырга әзерләнәләр. Димәк, әле авыл яши, тормыш дәвам итә.
Кире кайт
|