Әниләр көне уңаеннан, сигез балага әни булган Нина Павловна Чачакаеваның гаиләсе белән якыннанрак танышасы килү безне Түбән Кама районы Зур Атыга китерде. Әни бәйрәме генә түгел икән әле Чачакаевларда, йорт хуҗасы Григорийның туган көне дә булып чыкты. Без килгәндә Чачакаевларның иркен өендә бәйрәм исе иде. Әтиләренә багышлап чыгарылган «газета» да, шарлар, котлау лозунглары да тиешенчә эленгән, өстәл көйләнгән, бары тик Түбән Камадан студентлар Вадим белән Христинаны гына көтәсе калган иде. Кызганычка каршы, дүртенче класста укучы Вениамин машина бәргәннән соң, «Надежда» реабилитацион үзәктә дәвалана иде, аны күрә алмадык.
Өс-башлары бөтен, чиста, үзләре берсеннән-берсе матур, тәрбияле балаларның һәрберсе белән дә таныштык. Әти-әниләре дә, балаларның аерым-аерым үзләренә дә биргән сорауларыбызга бик теләп җавап бирделәр. Әниләр көне уңаеннан өйдәге биш баланың әниләренә булган уй-теләкләрен язып та алдык.
Прәнник белән чыбыркы тәрбиясенә карашыгыз нинди? Кызларыгызда (улларыгызда) хатыныгызның (ирегезнең) кайсы сыйфатлары дәвам итүен теләр идегез? Ишле гаиләнең рәхәте һәм михнәте нәрсәдә? кебек сораулар белән иң элек бу гаиләнең өлкәннәренә мөрәҗәгать иттек.
Григорий, гаилә башы.
– Бүгенгесе көндә сигез бала тәрбияләп үстерү күпләр өчен гаҗәеп күренеш тоелса да, без шул юлны сайладык. Һәрбер баламның туган көннәрен яттан беләм. Ә тәрбия мәсьәләсенә килгәндә, чыбыркысы булмаса да, чыбыгы бездә бар... Хатынымның барлык сыйфатларын да хөрмәт итәм. Чөнки һәрберсе үз урынында кирәк. Бигрәк тә балалар тәрбияләгәндә. Кызларымда аның кыюлыгын, булдыклылыгын, кешелеклелеген күрергә телим. Ишле гаиләнең рәхәтлеге күмәк эш эшләгәндә, бәйрәмнәрдә җыелганда күренә, ә михнәтен әйтә алмыйм. Төрле чак була, тормыш бит.
– Балаларыгызның гаиләләре дә ишле булуны теләр идегезме?
– Бусын инде һәрберсе үзе хәл итсен.
Нина, сигез бала әнисе.
Бала тәрбияләү гомер-гомергә иң авыр эшләрнең берсе булып тора. Балалар акыллы, тәртипле булсын өчен, төрле чаралар кулланырга да туры килә. Чамасын белсәң, прәнниге дә, чыбыркысы да кирәктер, минемчә. Кылган яхшы гамәлләре өчен дә, начар гамәлләре өчен дә тиешлесен алырга, җавап тота белергә тиешләр.
Безнең әтиебез бик яхшы ир дә, бик яхшы әти дә, бик яхшы йорт хуҗасы да. Күз генә тимәсен. Эчми, тартмый, сүгенми, тавыш күтәрми, хатын-кызга йомшак игътибарлы, улларымның һәр яклап әтиләре төсле булуларын телим. Ул безнең терәк таяныч, киңәшчебез, сау-сәламәт кенә булсын. Бөтенебез бергә җыелышкач, ишле гаиләнең никадәр рәхәт икәнен тоябыз. Ә михнәтен әлегә әйтә алмыйм. Әмма күп бала үстерү бик авыр дип әйтмәс идем. Дус-тату, ярдәмчел гаиләдә алар үзләре дә бер-берсен үстерешәләр бит.
– Сезнеңчә ничек, дәүләт ярдәм итәргә тиешлеме ишле гаиләләргә?
– Тиештерме, юктырмы, әмма беркайчан да ярдәм өмет итеп утырмадык. Ходай биргән һәр балабызны да үзебез үстерергә тиеш, дип кабул иттек. Бүгенге көндә дәүләт биргән пособиеләрне алу өчен кырык эшең кырык якка ташлап, кырыкмаса кырык төрле кәгазь җыярга кирәк. Безнең аңа күп чакта вакыт та юк. Шуңа күрә әллә каян көтеп ятмыйча үзебез тырышабыз, мал асрыйбыз, бакча үстерәбез, артканын сатабыз, аллага шөкер, кешедән ким яшәмибез, өстебез бөтен, тамагыбыз тук. Барлык эшләрне дә балаларыбыз белән бергә эшлибез, эшләп ашаган тәмлерәк була. Ә менә әти-әниләребезгә, туган-тумачаларыбызга без бик рәхмәтле. Балалар үстерешергә булдыра алганча ярдәм иттеләр, хәзер дә булышалар. Әле сөенечебез дә бар: күптән түгел гаилә елы уңаеннан район автомат кер юу машинасы бүләк итте.
Ә иң куанычлы вакытым оныгым тугач, дияр идем. Бәлки, аңынчы да куанычлар күп булгандыр, ә менә шушы соңгысы бик нык күңелдә калды.
Менә шушы әти-әни тәрбиясен алган балалар белән аралашкач, аларның һәрберсенең бик тә тәрбияле, бер-берсенә һәм кешеләр карата ихтирамлы, әти-әниләрен өзелеп яратучы кешеләр булып үсеп килүләрен күрдек.
Ангелина, гаиләдәге иң өлкән кыз, үзе хәзер ике кызга әни.
– Маманы әниләр бәйрәме белән котлап, аңа сәламәтлек, сабырлык, түземлек телим. Ә инде үзем хәзер ике кызга әни буларак, шуны әйтә алам: алга таба да тормыш шушылай барса, мин ишле гаилә теләмим инде. Әле вакытлыча өйдә генә яшибез. Дәүләтнең ярдәменнән сүзе күбрәк, ишле гаиләдә үсүнең дә төрле чагы була. Матур, кыйбатлы киемнәргә кызыккан чаклар да булды, әмма мин белә идем, әле миннән тыш та балалар күп, папа белән маманың хәленә керә алдым. Элегрәк мин кияүгә дә чыкмыйм, бала да үстермим, дигән чакларым да булды. Инде хәзер менә көләм, ә болай үземнең шушы зур гаиләмне бик яратам, аларсыз яшәвемне күз алдына да китерә алмыйм. Папа белән мамага безне шушылай тәрбияләгәннәре өчен зур рәхмәт әйтәм.
Кияүләре Василий, авылда укытучы.
– Минем әби бик уңган. Бу гаилә мине үз уллары итеп кабул итте. Әби һәр баласын да тигез ярата, һәр баласына да аерым игътибарлы, ул һәммәсенә дә җитә. Әбинең тагын бер сокланырлык ягы: пешергән әйберләрен сыйласы килеп, теләп пешерә, шуңа күрә аның пешергән сыйлары да бик тәмле. Әле ул тагын бик таләпчән, гадел кеше. Андый әниләр күбрәк булсын иде, бабай белән кайгы-хәсрәтсез, исән-сау яшәсеннәр.
Өлкән уллары Вадим, армиядән кайтып, Түбән Кама шәһәрендә, 46 нчы һөнәр училищесында эшләп укый.
– Мама минем иң якын кешем. Кайчан да булса өйләнсәм, булачак хатынымны һәр яклап мамага охшаганны сайлар идем. Ул бик тырыш, җитез, барсына да өлгерә. Әниләр бәйрәме уңаеннан, аңа саулык-сәламәтлек телим, әле бит эне-сеңелләрне дә аякка бастырасы бар. Түземлек, сабырлык телим папа белән мамага. Без дә булдыра алганча ярдәмнәребездән ташламабыз, алла бирса.
Христина, Түбән Кама политехника колледжы студенты.
– Безнең мама барыбыз өчен дә кадерле. Ул үз-үзенә ышанучан, нык холыклы, бар эшне дә булдыра, гаиләдә бик кайгыртучан, кешеләргә бик ачык күңелле. Мин аңа күп акча, бәхет, тынычлык, түземлек телим. Папа белән тигез озын гомер итсеннәр, исән-сау булсыннар, безгә сөенсеннәр.
Мария, сигезенче класс укучысы.
– Мама бик әйбәт әни. Ул бик юмарт, безне гел яхшылыкка гына өйрәтә. Без эшкә өйрәнеп үссеннәр дип, өй эшләрен, ашарга пешерүне бергәләп чиратлап эшлибез. Миңа мисал өчен, урын-җирне матур җыясың диләр. Ә болай эш бүлешү юк. Без аларга бәхет-сөенечләр генә китерсәк иде.
Маргарита, җиденче класс укучысы.
– Мине дөньяга китергәне өчен мамага рәхмәтлемен. Дус-ишләрем арасында аның сигез балага әни булуы белән горурланам. Ул бик матур, үзе белгән бар эшләрне дә безгә дә өйрәтә. Ачуланган чаклары да була инде, ул бит аны без тәрбияле булсын, дип, сәбәпсезгә әрләми. Папа белән мамага тигезлек, озын гомер телим.
Валерия, беренче класс укучысы.
– Минем мамадан да матуррак мама җук. Ул оста итеп башмаклар бәйли, мине матур итеп киендерә, бик тәмле итеп пешерә. Без дә аннан өйрәнәбез. Аңа һәрвакыт булышабыз. Мама озак яшәсен, гел шулай тәмле әйберләр пешерсен, мине яратсын.
Сөйләшә белеп тә, бик аз сөйләшүче, бигрәк тә чит-ят кешеләр белән сүзен кыска тотучы төпчек – 5 яшьлек Антоний әнисе турында бер сүз генә әйтте: «Әйбәт!» Бу кыска сүздән иртүк беренче торучы Антонийга сөтле чәй эчертүче, Түбән Кама шәһәренең үзәк хастаханәсендә санитарка булып эшләүче әнисен сагынып көтеп, ул кайткач, көненә 5–10 тапкыр сырпаланып, «сагындым» дип, муенына сарылучы улын назлаучы, иркә малайны башкалардан яклаучы, кыскасы, иң-иң яхшы, кадерле, бердәнбер әни дигәнне аңладык.
Менә алар Чәчәкәйләрнең сигез чуклы чәчәге. Ныклы, төпле үзәккә береккән сигез таҗ – сигез бала. Ак таҗлардай чиста күңелле, тәрбияле, бердәм, матур балалар. Болын чәчәкләре арасында үз исе, үз матурлыгы булган аерым үзенчәлекле гөлләр кебек – Чәчәкәйләр дә бу дөньяда үз эшләре, уңыш-казанышлары белән үз урыннарын тапсыннар, үзләре әйткәнчә, әти-әниләренең бәхете булсыннар.
Кире кайт
|