Аны өйләргә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп оештырды. Бәйрәм чарасының төп кунаклары – 17 әни. Аларга язмыш авыр сынау биргән – мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерү. Батыр йөрәкле ханымнар, вакытлыча тормыш мәшәкатьләре турында онытып, күңелле конкурсларда катнаштылар, рәхәтләнеп концерт тыңладылар, кайнар чәй табыны янында чын күңелдән сөйләшеп утырдылар, тәм-томнар һәм бәлешләр белән сыйландылар. Ә чәчәкләр һәм чын йөрәктән әйтелгән җылы теләкләргә әниләрнең күңелләре тулды.
Пәнҗешәмбе көнне Әниләр көне кысаларында район мәдә-ният йортында зур һәм кызыклы бәйрәм үтте. Анда үзләрен укуда, спортта, иҗатта таныткан сәләтле балаларның әниләре чакырылган иде. Тантананың рәсми өлешендә ана капиталын алуга сертификатлар тапшыру булды.
“Нур” сөт заводы үзенең эшчәнлеген уңышлы үстерә. Узган елда 13 исемдәге продукция эшләп чыгарылган һәм алар сату өчен 50 сәүдә ноктасына җибәрелгән. Быел ассортимент тагын 5 исемдәге продукция белән тулыланган, аны 250 сәүдә ноктасы сата.
Узган ял көннәрендә районда өч янгын булды. Шәпшедә мичнең артык нык кызуы аркасында бүрәнәләрдән эшләнгән мунчаның чардагы һәм түбәсе янды. Утны үз вакытында сүндерә алдылар. Ә менә Келәтледә якшәмбе төнендә торак йортка ут капты. Йорт та, ишегалды корылмалары да, терлекләр дә янды. Кул-аяклары нык пешкән хатын больницага озатылды.
Тхэквондо буенча җыелма команда “Яр Чаллы” бөтенроссия турнирында катнашачак, әле турнир беренче тапкыр гына оештырыла. Ярышлар Яр Чаллы шәһәрендә узачак. Шулай ук спорт көрәшен көрәшчеләр “Спектр” балалар-үсмерләр спорт мәктәбе призына төбәкара ачык турнирда да дәвам итәчәкләр, анда 1999-2000 елгы малайлар һәм кызлар, 1994-1996 елгы үсмерләр һәм кызлар катнашачак. Бу ярышларның баш судьясы булып безнең җыелма команданың тренеры, Бөтенроссия категориясендәге судья Рәшит Кунафин билгеләнде. Яшь спортчыларга чын күңелдән уңышлар телибез!
Кире кайт
|