Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Кызыклы кеше белән очрашу

Ул лекция белән башланып китте. Анда Кафил Фәхрази улы үзенең укучылар белән очрашуының максатлары һәм бурычлары турында әйтте, чөнки хәзерге вакытта  җинаять-процессуаль кодексы кысаларында   балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары турында фикер алышу зарурлыгы туды.

Прокурор  яхшы күңелле, игътибарлы кеше булып чыкты, аны тыңлавы да күңелле иде, тагын да кызыграгы  аның белән турыдан-туры аралашу, үзебезне борчыган сорауларга  җаваплар  алу булды. Ул хокук саклау органнарының  балигъ булмаганнар  белән эшләвенең торышы  турында иркен  һәм профессиональ итеп анализлады, моны  мисалларда  чагылдырды.

Кафил Фәхрази улы  төп эшеннән буш вакытларында  үзенең ниләр белән мавыгуы турында сөйләргә дә онытмады. Баксаң,  ул кырыс прокурор гына түгел, искиткеч шәп фотограф һәм язучы да икән. Әңгәмәне башлаганда ул  безне  кем дә кем актив  тыңлаучы булса, шуңа үзенең китапларын һәм фотоальбомнарын  бүләк итәчәге белән кызыксындырды. Һәм үз сүзендә торды: без Диана Халитова һәм Руслан Галимов  белән “Казанских улиц имена”, “Метко сказать – порок наказать” китапларын һәм “Ищу в природе красоту” фотоальбомнарын алдык. Шундый ук китапларны    һәм фотоальбомнарны  автор мәктәп китапханәсенә бүләк итте.

Укучылар, нигездә,  юрист һөнәре  һәм  аны кайда алырга, ничек укырга керергә,  урланган телефон сатып алганда нишләргә,  прокуратура  һәм  милиция  үзара ничек хезмәттәшлек  итә,  хокук бозган һәм  авыр  җинаятьләр кылган балигъ булмаган яшьтәгеләргә карата нинди җәзалар карала дигән сораулар бирделәр.

Кафил Фәхрази улы    сорауларны  зур игътибар белән тыңлады  һәм аларга төпле җаваплар бирде.

Сәгать  ярым  вакыт сизелми дә үтеп китте, очрашу онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Россия Федерациясенең  мактаулы  прокуратура   хезмәткәре  Әмиров Кафил Фәхрази улыннан  без бик  күп  кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белдек.  Күпләр үз язмышларын җимерер өчен  закон бозарга  кирәкме-юкмы икәнлеге  турында хәзер ныграк уйланырлар, дип уйлыйм  мин.

 


Биектау хәбәрләре  Айсылу ХӘЙДӘРОВА, Коркачык мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы 2008-11-27 11:58:55

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом