Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Мәктәп киләчәккә йөз тота

Заманалар үзгәреп торса да, мәктәп үзенең дәрәҗәсен югары тота. Мәктәпнең Россия Президенты  грантын алуы моның ачык дәлиле булып  тора. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Галимова шәхси грант алды. Олы бүләкләрнең өстенлекле «Мәгариф» милли  проектын тормышка ашыруның беренче елында ук  бирелүе аның бәһасен тагын да арттыра. Димәк, премия алу өчен бер нәрсә дә махсус эшләнмәгән, укыту-тәрбия эше көн  саен зур бүләк бирерлек  дәрәҗәдә алып барыла. Бу  шулай булган, шулай алып барыла һәм моннан соң  да шулай булачак дип ышаныч белән әйтергә мөмкин. 

Бүгенге көндә мәктәптә 222 бала белем ала. Аларга  барлыгы 30 укытучы  һәм  тәрбияче белем  бирә. Укытучыларның 8 е – II категориягә, 16 сы – I категориягә ия. Коллективта  2 “Татарстанның атказанган укытучысы”, болар – Саимә Низамова һәм Радик Җиһаншин,  4 укытучы – Гөлсинә Галимова, Азат Галләмов, Илдар Сибгатуллин, Наилә Галләмова    – “РФдагы гомуми белем бирү эшенең  мактаулы  хезмәткәре“ дигән исемне йөртә,  Гөлнур Яруллина РФның мәгариф отличнигы, 5 укытучы  Татарстанның мәгариф отличнигы, болар – Гөлчирә Гобәйдуллина, Фирая Зарипова, Наҗия Сибгатуллина, Миләүшә Хәйруллина, Фердинант Хәйруллин.

Ә моннан 90 ел элек мәктәп ачылганда анда бары бер кеше эшли: үзе директор да, укытучы да. Бу мөһим вакыйга 1918 елның октябрендә була. Ярлылар комитеты рөх-сәте һәм ярдәме белән  мәдрәсә бинасының бер бүлмәсе мәктәпкә бирелә  һәм  Казан университеты каршындагы укытучылар әзерләү курсларын тәмамлаган 27 яшьлек Фазылҗан Хәмидуллин анда авыл балаларын укыта башлый.   Ул бина Үзәк урамга урнашкан була. Дәресләр алып бару өчен парталар, кара такта  һәм башка җиһазларны Кече Солабаш мәктәбеннән алып торалар.

Авыл халкы беренче укытучыны җылы каршылый һәм мәктәпне  төзекләндерүдә, ягулык белән  тәэмин итүдә  кулыннан килгән  кадәр  булыша. Фазылҗан  Хәмидуллин   Дөбъяз мәктәбендә 1922 елга  кадәр  эшли. Аны 32 яшьлек Сафин Тәүфыйк  алыштыра.

Ул  эшләгәндә мәктәп яңа типовой бинага күчә. Аны авылның түбәнге өлешендә чишмә буена төзиләр. Ул елларда мәктәпнең матди-техник базасы ныгый башлый, мәктәп яны тәҗрибә участогына нигез салына.

1937 елда Хәйрулла Вәлиуллинны  урта  мәктәп директоры  итеп куялар.  Ул вакытта Дөбъяз мәктәбендә  750 укучы һәм 24 класс  була, 53 укытучы  эшли. Дөбъяз җидееллык мәктәбе 1937   елда  урта мәктәп итеп үзгәртелеп, сугыш башланганчы  ук 4 чыгарылыш  ясый. Урта мәктәпнең беренче чыгарылышында 9 укучы була.

Бөек Ватан сугышы тәрбия эшләрен карап чыгарга һәм үзгәртеп корырга мәҗбүр итә. Мәктәптәге  барлык  ир-ат укытучылар сугышка китәләр.  Мәктәп директоры Фатыйма   Хәбибрахманова укытучылар коллективын уку-укыту һәм тәрбия эшләренә юнәлтү белән бергә фронт өчен кирәк-яраклар җыйнауга да  туплый.

Сугыш елларында мәктәпнең фронттагы укытучыларыннан  хатлар килеп тора. Укытучы Денис Зиннәтуллинның фронттан үзенең  сыйныф укучыларына язган хаты мәктәп музеенда  әле дә кадерләп саклана. 1941   елның 21 июнендә Дөбъяз урта мәктәбе үзенең  чираттагы чыгарылышын ясый. Мәктәпне 19 укучы тәмамлый. Шуларның күбесе  берникадәр вакыттан соң   сугышка китә.

Сугыш елларында мәктәп, авырлыкларга карамастан, укыту-тәрбия эшләрен тиешле югарылыкта алып бара. Укытучылар бу елларда агитация-пропаганда эшләренә тартыла. Алар көче белән агитплакатлар языла, стенгазеталар чыгарыла, авылның  ике  клубында  да концертлар куела, лекцияләр укыла.

1950-1960 нчы елларны Дөбъяз урта мәктәбе тарихында алга ыргылыш чоры  дип  атарга  тулы нигез бар. Мәктәпнең педагогик кадрлары да, укучылары да, мәктәп  тәмамлаучылар да үзләренең укудагы, хезмәттәге уңышлары белән аның данын югары күтәрәләр. Узган гасырның 50 нче елларында биредә 500 гә якын бала белем ала.  Кызганычка  каршы, 
60 нчы еллар азагында  мәктәптә укучы балалар саны 440 ка кала. Ул елларда мәктәпне  Ситдыйков Миргалим, Якупов Сәгыйр, Габделхак Гатауллин,  Хәлимә Хисамиева,  Мәсхүт  Гыйльфанов  җитәкли. Бу  елларда  мәктәпнең  матди-техник базасы ныгый. Дәресләр уздыру өчен дидактик  әсбаплар  һәм  күпләп  башка  күргәзмә материаллар кайтарыла.

1950-1960 нчы елларда биредә 40 ка якын укытучы балаларга белем бирә. Шуларның 40 % тан артыгы  югары  белемгә ия булган, ә калганнары тәмамланмаган  югары һәм  махсус  урта белемле.

Мәктәпнең  90  еллык  юбилее  алдыннан мәктәп җитәкчеләре арасыннан Хисамиева Хәлимә Җамали кызын аерым искә аласы килә. Ул җитәкчелек иткән алты елда  эшчән, тату коллектив формалаша. Яшь укытучылар  Әхмәдуллина (Галимова) Зәйтүнә, Сабиров Идрис, Сабитова Мәдинә, Хафизов Рәфкать, Сафина Клара, Байкиева Сөембикә, Галия Шиһабетдинова  педагогик эшчәнлекләрен шушы чорда башлыйлар.

Мәктәп директоры Хисамиева Хәлимә Җамали кызы мәгариф системасында  нәтиҗәле эшчәнлеге өчен  «ТАССРның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Тәҗрибәле укытучылар Вәлиева Саймә, Кәримова Гөлсем, Галәвиева Әминә,  Маранцева Мария, Белоусова Хәнифәгә «Халык мәгарифе отличнигы» дигән исем бирелә. 

Бу елларда Дөбъяз урта мәктәбенең даны бөтен республикага билгеле була. 1963  елда укыту-тәрбия  эшендәге уңышлары өчен мәктәпкә “Алдынгы тәҗрибә мәктәбе” исеме  бирелә. Коллективның  уңышларына Суфия Лотфуллина, Родалия Закирова, Венария Ибраһимова, Вәфирә Гыйльфанова, Хафиз Шакиров кебек  тырыш укытучылар үзләреннән зур өлеш кертә.  Укытучылар да,  ул чордагы  укучылар да инде безнең арабыздан  киткән  Саимә һәм Хәмзә  Закировларны, Сания Җәләлиеваны, Әкълимә Галәвиеваны, Фатыйма Камалиеваны, Лидия Коломейцеваны  сагынып, юксынып, рәхмәт хисләре белән искә алалар.  Алар балалар белән дәрестән соң шөгыльләнү өчен дә вакытларын кызганмыйлар иде.

Шушы чорда мәктәпне «алтын»  медальгә Петрянкина  Светлана, Галләмов  Данил, Гайнетдинова Гөлнара, Сабирова Миләүшә  тәмамлый, ә Усманова Розалия, Фатыйхова Фәридә, Шакирова Сания, Хәбибуллина  Роза  «көмеш» медаль алалар. Сүз уңаеннан, мәктәпне «алтын» медальгә тәмамлаучыларның гомуми саны 16, ә «көмеш» медаль алучылар – 53.

Дөбъязда район бетерелгәч, мәктәп элеккеге райком һәм райбашкарма комитеты биналарына күчерелә. Сыйныф бүлмәләре иркенәя, дәресләрдә файдалану өчен техник чаралар сатып алына.

1965 елда мәктәп өчен  өстәмә агач бина  төзелә. Анда башлангыч сыйныфлар урнаша һәм бер  класс  бүлмәсенә биология кабинеты эшләнә.

1964-1965 уку елында мәктәптә 454 бала белем ала. Уку елын 27 уку отличнигы, 102 ударник  тәмамлап,  белем сыйфаты  29% тәшкил итә.

1966-1967 уку елында  Бөек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгын бәйрәм иткәндә  мәктәптә Туган якны өйрәнү музее ачыла.   Аны оештыруда  химия-биология   укытучысы Марсель Усманов башлап йөри. Мәктәп музее 7 бүлектән тора. Туган як табигате,  авыл һәм колхоз тарихы бүлекләре иң зурлары була.

Туган як тарихына  хөрмәт һәм  мәхәббәт бүген дә кимеми. Мәктәптә Азат Галләмов  җитәкчелегендә музей үз эшен дәвам итә. Ул яңа экспонатлар белән тулылана. Балаларның үз авыллары,  туган төбәкләре тарихын үз куллары белән язуы соклану уята.

Соңгы елларда мәктәп директорлары булып Адель Гыйлаҗев, Фаил Халитов, Ильберт Мөбаракшин, Ренат Хәсәнов эшли. 2006 елның июленнән  коллективка Фәрит  Мөхәрләмов  җитәкчелек  итә.

90 ел эчендә мәктәпне  тәмамлаган  укучылар арасында 4 техник фәннәр докторы бар, алар – Вәлиев Наил, Кутлин Кәрим, Гатауллин Мәсгуть,  Хөсәенов Альфред.  Фән кандидатлары  да бар: Усманова Фирая, Әфләтунов  Әнәс, Җәлә-лиев Рәшит, Закиров Роберт, Корбанов Рөстәм.

Үзләре эшләгән тармакта “атказанган”  исеменә лаек булучылар хөрмәт хисләре уята, алар арасында  Хәсәнов Альберт, Билалова Дания, Галләмов Данил, Шакирова Сания, Галимова Римира,  Фатыйхов Рөстәм, Низамиева Надия, Батырханов Мәннаф, Җиһаншин Радик, Гобәйдуллин Ленар, Бикмуллин  Фәрит,  Фа-зылҗанов  Фәткрахман.

Мәктәпнең бүгенге бинасы 1984 нче елда  ачыла.  3 катлы бу бинада  дәресләр өчен 33  сыйныф  кабинеты, китапханә, ашханә, актлар залы, спортзал, музей, директор һәм завучлар бүлмәсе  бар.  Җыйнап кына әйткәндә, балалар тирән белем алсын, физик һәм рухи яктан сәламәт булып үссен өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Мәктәп бүгенге көндә дә райондагы  һәм  республикадагы алдынгы мәктәпләр исемлегендә. Биредә тәрбияләнүчеләр район һәм республика күләмендә уздырылган барлык бәйге, конкурс, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Аларның барлык казанышларын санап чыгу мөмкин түгел, кайберләрен генә искә төшереп үтәм. Укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләүдә иң мөһим күрсәткечләрнең  берсе – фән олимпиадаларында катнашу нәтиҗәсе. Дөбъяз мәктәбе укучылары ел саен барлык фәннәр буенча 18-20 призлы урынга лаек була.  Француз, рус, татар телләре, ОБЖ, тарих буенча республика олимпиадаларында да югары нәтиҗәләргә ирешәләр. 2002    елда Федотова Венера язган инша  республикада II урынны яулады. 2006 нчы елда  Вәлиева Лилиянең  Милиция көненә багышлап язган  эше республикада III урынга лаек булды, ә 2007 елда шул ук темага язылган инша өчен Батырханова Айгөлгә ТР Мәгариф  һәм фән министрының  Рәхмәт хаты килде. Аның  Гаяз Исхакыйның 130 еллыгына багышлап язган иншасы республикада  III урынга  чыкты. Быелның  октябрендә   Нуриева Гөлназ А.Алишның 100 еллыгына   багышланган бәйгедә   III урынны яулады.

Дөбъяз үсмерләре, егет һәм кызлары спорт ярышлары, спартакиадаларда, «Йолдызлык» үзешчән сәнгать фестивальләрендә, мәктәп театрлары бәйгесендә  дә уңышлы чыгыш ясый. ОБЖ, ЮИД, туризм буенча бәйгеләрдә алар беренчелекне кулларыннан ычкындырмыйлар, волейбол, футбол, чаңгы, гер күтәрүдә дә призлы урыннар аларныкы. Кыскасы, укытучы-остазлары җитәкчелегендә  физик һәм рухи яктан сәламәт һәм нык шәхесләр – илнең киләчәк гражданнары тәрбияләнә.

Мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективын чын күңелдән 90 еллык юбилей белән тәбрик итәбез.  Укуыгызда,  хезмәтегездә,  җәмәгать  эшләрендә иҗади уңышлар телибез. Нык сәламәтлек, зур  бәхет, күп  шатлыклар сезнең барыгызга да. Бер грант алу белән генә канәгатьләнеп калмагыз, Президент аны ел саен бирә, тагын бер тапкыр аңа ия булырга язсын. Уңышлар һәм сабырлык сезгә, кадерлеләребез!

 


Биектау хәбәрләре  С.ШАКИРОВА әзерләде. 2008-11-27 12:02:18

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом