Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак

Районда һәм республикада  югары нәтиҗәлелекне һәм экономиялелекне гарантияләүче  алдынгы методлар инде беренче ел гына пропагандаланмаса да,  барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә  аларны  кулланма  итеп  алырга  атлыгып  тормыйлар. Үз күзләрең белән күрмәгәндә, бернәрсә дә  ныклап ышандыру көченә ия түгел. Ирексездән халык мәкале искә төшә: йөз тапкыр ишеткәнче бер тапкыр  күрүең  яхшырак.

Җаваплылыгы чикле “Нур-Агро”  ширкәте фермаларында да, “Инновацион технологияләргә өйрәтү  үзәге”  фермаларында да   махсуслаштырылган  ясалма орлыкландыру пунктлары бар, яшь терлекләр нык, сәламәт булып үсә, тиз арада  авырлыклары арта.  Монда аерым бокслар  соңгы рольне уйнамый, анда яңа туган бозаулар тәүлек буена әниләре белән бергә булалар, соңыннан бәләкәч-ләрне  яслегә күчерәләр,  тукландыру  яшь төркемнәре буенча  төп-төгәл алып барыла. Ә иң мөһиме – биналар коры, чиста гына түгел, ә идеаль, йогышлы авыруларны кисәтү өчен ылыслы ботаклар эленеп куелган. Бүгенге көндә бозауларны җентекләп, алдан уйлап тәрбияләү иртәгесе көнгә югары продукцияле савым көтүе дигән сүз.

Ә моның башлангычы –  терлекләрне ясалма орлыкландыру.  Бу турыда семинар-киңәшмәдә Җәмил Сафин  күп тапкырлар  ассызыклап әйтте.  Европа  технологиясе, һичшиксез, терлекчелек  продукциясен уңышлы җитештерүнең нигезе булып тора.  Аны кертүнең әһәмиятен ахыргача аңламаган предприятиеләр эшенең нәтиҗәсе түбән  төшәчәк, шуңа  күрә вакытны бушка уздырмаска  кирәк.  Ясалма орлыкландыру пунктларын оештыру өчен җиһазлар бушлай бирелү, ә  орлык материалын алу өчен  киткән чыгымнарның 50 проценты республика  бюджетыннан субсидияләнүен  дә  истән чыгарырга ярамас. Мондый мөмкинлектән  файдаланмауны гафу итеп булмый. Ясалма орлыкландыру булмаган хуҗалыкларда  бу эшне оештыра алмауны кадрлар җитмәүгә сылтыйлар, әмма  теләсә нинди хәлдән чыгу юлы бар. Саяда ясалма орлыкландыручы  вазифаларын баш ветеринария табибы башкара,  Әлдермештә – баш зоотехник. Нишләп файдалы тәҗрибәне кулланып карамаска?

Электр, газ куллануга  чыгымнар бик күп китә,  әмма  азык  әзерләми  мөмкин түгел. Күпләр   чыгымнарны  киметү хакында   уйлана. “Нур-Агро”   ширкәтендә артык чыгымнар тотуны таләп итмәгән  юлны тапканнар:  фермалардан читтәрәк түбә астында  кирпечтән мич чыгарганнар, өстенә  солыны парландыру өчен зур металл чан утыртканнар. Мичкә утын ягыла,  әйтүләренчә, арзан һәм барысына да уңайлы.

Семинарда сыерларның азык рационы  аларның авырлыкларына  һәм   савылган сөт күләменә карап  балансланган  булырга  тиешлеге  турында да әйтелде. Моның өчен учет оештырырга кирәк, бу эштә күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре “аксый”.

Саяда семинарда катнашучылар  ашлык складында булдылар.   ТР буенча Россельхозцентрның  Биектау  филиалы начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов орлыкларны эшкәртүгә җентекләп тукталды, культураларны чәчүгә  әзерләгәндә  технологияләрне төгәл үтәү кирәклеген  ныгытып әйтте. Әгәр дә салынган ашлык күләме  буенча  тулысынча  канәгатьләнерлек булса, сыйфатка карата дәгъвалар шактый белдерелде.

Хуҗалык җитәкчеләре  Әлдермештә дә фермаларда булдылар, анда алар Саяда күргән-ишеткәннәрен ныгыту мөмкинлегенә ия булдылар.  Шулай ук Әлдермеш   сөт заводына да керделәр.

Пленар өлеш  авыл мәдәният йортында дәвам итте.  Ул күңелле башланды:  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы  “Красная заря”  кооперативы рәисе Нәҗип Хәбибуллинны 55 яшьлеге белән котлады,  юбилярга авыл хуҗалыгы предприятиесендә күпьеллык намуслы хезмәте һәм авыл  хуҗалыгын үстерүдә үзеннән зур өлеш кертүе өчен  Биектау муниципаль  район башлыгы  исеменнән  Мактау грамотасы һәм матур чәчәк  бәйләме  тапшырды.

Аннан соң   агымдагы елның   10  аенда  терлекчелек һәм  авыл хуҗалыгы эше нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган кырыс һәм рәсми сөйләшү булды. Эшләрнең  торышы  турында анализ белән  Рөстәм Ибраһимов  чыгыш ясады, ул  игътибарны   көтүне  яңартуга кагылышлы проблемаларга юнәлдерде. Мөгезле эре терлекләрнең баш санын торгызу  озак вакытлар буе иң актуаль мәсьә-ләләрнең  берсе булып кала бирә һәм бу ситуацияне бары  ясалма орлыкландыру пунктлары булдыру гына хәл итә ала. Җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы  һәр  хуҗалыкка  кимчелекләрне бетерү буенча конкрет киңәшләр бирде,   кимчелекләр арасында малларның үлүе дә, терлекләрне хуҗалык хаҗәтләренә сую да әйтелде.

Икътисад  буенча консультант Зөлфия Гарифуллина  үз чыгышында,  күпсанлы авырлыкларга карамастан, уңышлы финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып барган  авыл хуҗалыгы предприятиеләрен санап китте. Ул аларны ул  артта калган  хуҗалыклар өчен  мисал итеп китерде.

Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Ринат Хисамов  лейкозны, туберкулезны, себер  язвасын  профилактикалауга юнәлдерелгән ветеринария чараларының әһәмияте, шулай ук  үлгән терлекләр каберлеген төзүнең  кирәклеген  ассызыклады.

Рәсемнәрдә: семинарда катнашучылар фермада.

А.Тимонин фотосы.

 


Биектау хәбәрләре  И. ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА 2008-11-27 13:31:32

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом