Минем әбием Ясминур Мүлмә авылында яши. Ул шунда туган, шунда үскән. Аңа быел 72 яшь тулды. Бабам Хәмит Хафизов белән тормыш корып, алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар төп йорттан башка чыгып, йорт җиткезгәннәр. Һичшиксез, аларга бу вакытта бик кыен булгандыр. Әмма алар тормыш сынауларына бирешмичә, иңне-иңгә куеп, хезмәт сөеп гомер сөргәннәр.
Бабам алны-ялны белми колхозда хезмәт куйган, ә әбием мәктәптә җыештыручы булып эшләгән. Алар үз куллары белән мәктәпнең нигез ташын салганнар. Чираттан миченә утын, күмер ягып, мәктәпне җылыта торган булганнар. Мәктәпне төзегән елларда кирпеч ташу эшендә катнашканнар. Йөк машиналарына кызу мичтән чыккан кирпечләр төягәннәр, вагоннар да бушатканнар. Эш арасында әбием хуҗалыкта да эшләргә өлгергән: тәмле итеп аш-суын да пешергән, чисталыгын да караган, сыерын да сауган. Чиләк-көянтә асып, Казанга сөт сатарга йөрергә дә иренмәгән. Әбиемнең кайбер язучыларның өйләренә сөт илткәне дә бар икән. Ул шул вакытларны, авыр булса да, сагынып искә ала. Мин аның шул чактагы тырышлыгына сокланам. Әбиемнең шушы яшендә дә хәленнән килгәнчә йорт тирәсендә кайнашуын күреп, күз тимәсен, дип уйлап куям.
Әбиемнең иң олы горурлыгы – алты баласы: биш кыз, бер малай.
– Ул вакытта өйләр кечкенә иде. Ишле булсалар да, балаларым тыныч, акыллы булдылар. Үз-ләренчә уен табып уйнап йөриләр иде, – дип сөйли алар турында.
Алар бер-берсеннән калган киемне киеп, үзара ярдәмләшеп, туган җанлы һәм тәртипле булып үскәннәр. Әнием башка балаларга кызыгып, яңа кием сорагач: ”Кызым, аныкы тузып бетә, синеке кибеттә яңа килеш тора”, – дип тынычландыра әбием сабыр гына.
Бабам белән әбиемнең бүгенгесе көндә, Аллага шөкер, барысы да җитеш. Алар – бер-берсенә таяныч. Балаларының исәнлегенә, унөч оныкларына һәм өч оныкчыкларына куанып яшиләр.
Тынгысыз җаны аңа әле дә тик торырга ирек бирми. Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Күзләренә операция ясаткач та, куллары эштән арынмады.
Әбием бабам белән бергә малае һәм килене тәрбиясендә яши. Яңа өй җиткезделәр. Тормышлары таза, матур. Бәй-рәмнәр саен шул йортка җыелабыз. Монда һәркемне җылы каршы алалар. Камыр ризыклары пешереп, әбием безне көтеп ала. Ул матур җырлый да әле. Үзе дә шигырьләр язарга, такмак уйлап әйтергә оста.
Мин телефоннан шалтыратып аның хәлен белеп торам. Әбиемә саулык һәм озын гомер телим.
Биектау хәбәрләре Ләйсән ФАТЫЙХОВА, Дөбъяз урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы 2008-11-27 13:36:22
Кире кайт
|