Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Алтыннарга алыштыргысыз

Гаилә... Тормыш... Бәхет... Бу бик гади сүзләр, ә мәгънәләре бик тирән. Һәр адәм баласы туганнан соң ук дөньяда яшәү өчен көрәшә башлый. Кеше хезмәте белән тормыш  итә, дан  казана, хезмәтеннән тәм табып яши. Безнең гаиләбез нәкъ менә шуларның чагылышы булып тора.

Безнең гаилә бик зур: әнием, Илнар абыем, туган апам Ләйсән, мин һәм энем Ирек.

Минем әнием Миләүшә Галәвиева бик  тырыш һәм  намуслы.  Әтием  якты дөньядан киткәндә миңа 1 яшь тә 6 ай гына булган. Әнием 4 бала белән калды. Ә бит  шушы дүрт баланы  үстерәсе, ашатасы, эчертәсе, укытасы, кеше  итәсе бар!  Тормышның ачысын  үз гомеренә җитәрлек итеп татыды. Әмма беркайчан да зарланмады, сынмады, сыгылмады.

Апам, абыйларымның үз тормышы бар. Ә мин бишенче сыйныфта  “4”  һәм “5”  билгеләренә генә укырга тырышам. Җырларга, биергә яратам.

Ана! Һәркем  өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә безне ак биләүгә биләүче, йомшак  куллары белән  сыйпап, еласаң, юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена  кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче әниебез. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, намусның  пакълеген аңларга өйрәтүче,  күкрәк сөте  белән иман иңдерүче, авырганда күкрәгенә кысып “алтыным, балам”, диеп йокламыйча төннәр үткәрүче  ул  минем әнием.

Әниемнең өч Мактау грамотасы  һәм “Иң  яхшы киномеханик” дигән  мактаулы исеме бар. Әнием бүгенге көндә яшь бозаулар карый. Ятимлекне сизмәсеннәр дип ул  безгә бар назын бирде.

Мин әниемә авыр эшендә булышырга тырышам. Кешелекле, тырыш, намуслы әнием  белән мин горурланам. Алтыннарга алыштыргысыз әниемә
исәнлек, саулык,  озын  гомер,  тыныч  тормыш  телим.

 

 

 


Биектау хәбәрләре  Гөлүсә НӘБИЕВА, Әлдермеш мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы 2008-11-27 13:39:42

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом