Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Юлларыбыз да яхшырса...

Анда  авылның  пенсия  яшендәге  тол хатыннары чакырылган иде. Клуб мөдире Хәйруллина Роза бу бәйрәмгә  безнең һәрберебезнең өенә кереп, сөйләшеп-сорашып, кунакка чакырып йөрде.

Күбебез инде өлкән яшьтә, еш авырыйбыз, шуңа  күрә клубка килә алмаучылар да булды.  Килгәннәр арасында гомер буе терлекчелектә – бозау караучы, сыер савучылар булып эшләүчеләр иде.

Сабитова Халидә ферма мөдире  дә, учетчик  та булды.  Хәбибуллина  Һавәрия, Галимҗанова Гөлфия,  Батталова Әминә, Гәрәева Галимә, Сәмитова Флера  озак еллар  терлекчелектә эшләделәр.

Бүгенге көндә барыбызның да балаларыбыз  үсеп җитте,  төрле якларга чыгып китеп, үз бәхетләрен таптылар. Ә безнең күбебез ялгыз  калды,  бу чара бергә җыелышып аралашу өчен бик яхшы  сәбәп  булды. Чәй табыны янында рәхәтләнеп сөйләшеп, концерт карап утырдык. Сәхнәгә чакырып, хезмәтебез турында сөйләделәр, мактау сүзләре әйттеләр, күңелләребезне күрделәр. Касыймов Хәмбәл, Хәйруллина Роза, Хәлиуллина Фидания  йөрәкләргә үтеп керерлек шигырьләр сөйләделәр, моңлы җырлар башкардылар.

Яшь бара, картаябыз.  Тиздән безнең үзебезне карарга да кеше кирәк булачак. Балаларның күбесенең машиналары бар, ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә кайтып хәлләрне белеп торалар. Кирәге чыкса, теләсә кайсы вакытта кайтып җитә алалар. Тик менә көзге, кышкы айларда  бик читен – юл  юк.  Асфальт булмаса да, таш  җәйсәләр дә ярар иде. Инде телевизордан күреп-ишетеп  торабыз,  әллә кайлардагы ерак авылларда  да  юллар салынып беткән  бит  инде. Нишләптер безне генә читкә кагалар.

Район хуҗалары безнең юл  юклыкны  беләләр бит, ничә ел депутатларга наказ итеп әйтелде. Хәзер бөтен өметебез Нәгыйм Әмировичта. Ул бик  кешелекле, олыларны хөрмәт итә.  Безнең сүзгә  дә колак салмый калмас, бер-ике  ел булса да яхшы юлда йөреп, күреп каласы иде. Инде күбебез 70-80 яшьтә бит, күп гомеребез дә калмагандыр...

Нәгыйм Әмирович, зинһар безнең үтенечне ишетегез һәм ярдәм итегез. Без сезгә ышанабыз. Хезмәтегездә уңышлар, үзегезгә сәламәтлек телибез.


Биектау хәбәрләре  Әминә БАТТАЛОВА, Халидә САБИТОВА, Ташсу авылы пенсионерлары 2008-11-27 13:42:47

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом