Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Исәптә – 60 миллион сум алу

–Мулланур Зиннәтуллович, беренчедән, рөхсәт итегез техникумны җиңүе белән котларга, икенчедән, конкурсның максаты һәм кемнәр катнашканы турында сөйләп китсәгез иде.

–Конкурс икенче тапкыр үткәрелде, монда РФның 59 субъектыннан 221 белем бирү учреждениесе (ә алар барысы 4 меңнән артык) катнашты, алар арасында без дә бар идек. Җиңүчеләр булып 170 катнашучы танылды. Иң күп гариза Татарстаннан иде. 20 дәгъва итүче арасыннан 15е җиңде (ТРда барлыгы 150дән артык белем бирү учреждениесе). Авыл хуҗалыгы техникумнары арасыннан икәү генә идек: без һәм Тәтештән.

Конкурста бары тик инновацион мәгариф программалары буенча белем бирүче алдынгы дәүләт башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре катнаша алды. Безнең техникумда көндезге бүлектә –600, читтән торып 240 студент белем ала, белгечлекләр хезмәт базарында сорала: агрономия, җир төзелеше, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, электрлаштыру, икътисад һәм бухгалтерлык исәп-хисабы, хокук белеме  һ.б. Ләкин дистәләгән еллар дәвамында һөнәри белем бирү системасы югары перспективалы таләпләргә җавап бирми. Шуңа күрә, укыту процессына үзгәрешләр кертү кирәк булды. РФ Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, һөнәри белем бирү учреждениеләрендә төп фонд, уку җиһазларының 85%ы һәм хәтта күбрәге  искергән, таушалган.

Хуҗалыкларда заманча техника һәм нигездә чит илләрнең алдынгы технологияләре кулланылганда студентны көрәк күрсәтеп кенә өйрәтеп булмый. Шуңа да һөнәрне ныгыту, яңа типтагы эшче кадрларны квалификацияләү, тирәнрәк белем бирү, яңача техник күзаллау белән эш итәргә кирәк.

–Мулланур Зиннә­туллович, конкурсның таләпләре, үзенчәлекләре нинди?

–Конкурста катнашуның мөһим шартлары булып заказчыларны, кадрларны финанслау иде, аны “Вамин-Татарстан” башкарды һәм шул ук дәрәҗәдәге финанслауны ТР Хөкүмәте күрсәтте. Бары тик шул ике шартны үтәгәндә генә конкурсант РФның  Фән һәм мәгариф министрлыгы конкурс комиссиясенә үзенең проектын тәкъдим итә. Бу  – бөтен таләпләргә җавап бирүче һәм нәтиҗәләрне аңлаткан бизнес-план.

–Кергән сумма нәрсәдә кулланылачак?

–Конкурс шартлары буенча бер дәрәҗәдәге финанслау буенча 30 миллион сум акчаны безгә РФ Хөкүмәте, ТР Хөкүмәте–15 миллион, һәм “Вамин-Татарстан” 15 миллион сумны заманча авыл хуҗалыгы техникасы сыйфатында бирәчәк. Әлеге сумма уку, лаборатор җиһазлары (стендлар, плакатлар һ.б.); уку-җитештерү җиһазлары (уку пособиесе буларак һәм шулай ук Николаевка авылында урнашкан җитештерү мәйданнарында гамәли дәресләр вакытында кулланылачак 30 төрдән артык заманча техника); программалы һәм методик тәэмин итү (компьютерлар, электрон уку китаплары, интерактив такталар, заманча зур тизлектәге интернет). Шулай ук уку бинасын модернизацияләү һәм укытучыларның квалификациясен күтәрү өчен кулланылачак. Электрон укыту үзәген булдыру да карала, анда гади дәресләр һәм шулай ук интернет кулланып дистанцион укыту булачак.

–Планнарыгыз зурдан, иң мөһиме алар тормышка ашсын.

–Дөрес әйтәсез, зур эш башкарылды, әлеге проект өстендә  директорыбыз Георгий Владимирович Копышев белән берлектә бөтен коллектив белән бер ел эшлибез. Лаборатория җитәкчеләре һәм җитештерү буенча директор урынбасары Иван Алексеевич Ивановның да өлешләре зур. Планнарыбыз тормышка ашар, бөтен сумма да безгә бирелеп кирәкле җиһазларны урнаштырырбыз дип ышанып калабыз.

Форсаттан файдаланып Чистай муниципаль районы, башлыгы Вячеслав Козловка, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Хамматовка оештыру эшләрендә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. “Вамин-Татарстан”ның генераль директоры Вәгыйз Минһаҗев, аның урынбасары Рәис Гомәров, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Айдар Сәлахов, белем бирү учреждениеләре буенча эшләү бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин һәм аның урынбасары Наил Сабировка да рәхмәтлебез.


Чистай хәбәрләре  И. Гайнуллин 2008-11-28 08:29:43

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом