Бу су һәм җылылык үткәрмәүче материалдан эшләнгән, капкачлы, һава өчен тишекләр белән үлгән терлекләрне күмү өчен җир астына ясалган корылма, таркалу 30-40 тәүлек дәвам итә.
Күптән түгел генә шундый биотермик чокыр Чистай районында да барлыкка килде һәм Татарстанда ул исәп буенча алтынчы. Аны төзү өчен республика хөкүмәте 1 миллион сум акча бүлеп биргән, шундый башлангычлар өчен муниципаль бюджет та шактый өлеш керткән.
Әлеге корылма олы юл янында, Актау авылына борылыштан ерак түгел урнаштырылды. Объектка таба асфальт җәелде. Корылма 7 метр тирәнлектәге чокырдан тора, аның тирәли аккан сулар эчкә үтмәсен өчен су агу җайланмалары ясалган.
Мөгезле эре терлек, кәҗә, сарык, эт, песиләрне юкка чыгару махсус механизмнар ярдәмендә башкарыла. Алдан ук билгеләп үтәргә кирәк, биотермик чокыр Чистай халкы өчен төзелде һәм киләчәктә шәһәр балансына тапшырылачак. Безнең чокырлы урыннарда үлгән хайваннарның шактый булуы беркем өчен дә сер түгел. Хәзер “МППБиО” ААҖ хезмәткәрләре аларны бирегә алып киләчәк, бу исә экологик хәлне яхшыртачак. Үлгән хайваннарны шәхси затлар да алып килә ала.
Корылманы муниципаль район башкарма комитеты һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре Р. Хамматов һәм Р, Минапов ачты.
Кире кайт
|