Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Бар түлә, тик белмим ни өчен

Эш шунда ки, әгәр сезнең берәр төрле сантехникагыз сафтан чыкса, башта белгеч чакыртып та мәшәкатьләнмәгез. Иң беренче исәп-хисап үзәгенә барып, акча түләгез. Чакыру өчен түгел, ә инде эшләнгән эш өчен. Ә нинди эш өчен? Анысын инде кассир билгеләр. Менә минем белән дә күптән түгел генә шундый күңелсезлек булып алды. Исәп-хисап үзәгенә килдем.

–Сезнең нәрсә?–дип сорады миннән тәрәзә артындагы “финанс Алласы”.

–Кухнядагы краннан су ага.

–Ә аңа нәрсә булган?

–Белмим.

Минем “белмәвем” буенча тиз арада квитанция языла: “Кранны алмаштыру – 82 сум 52 тиен”. Хәзер минем кулымда кран төзәтүгә хокук бирә торган документ. Сантехниклар килеп, бозылган детальне күргәч: “Яңаны алгач алмаштырырбыз”,–диделәр.

Ә аннан соң нәрсә, бер тәүлек сусыз яшәргәме, чөнки инде эш көне тәмамланырга тора.

Һәрвакыттагыча, дусларым ярдәмгә килде. Алар детальне барып алып кайттылар, шул ук көнне алыштырдылар. Эше дә 3 минутлык кына булган. Шунда үзеннән-үзе сорау туа. Ни өчен соң мин кранны алмаштыру кирәкмәгәндә, сантехниклар бер ни башкармаган өчен 82 сум 52 тиен түләдем. Безнең 4 нче ЖЭУда ачулы кешеләрдән ничек тә булса тәртип шундый, без берни эшли алмыйбыз дип котылырга тырышалар.

“Торак комплекс” идарәче компаниясе директорлары М. Х. Гобәев җитәкчелегендә “яңалык” уйлап тапканнар.

–Марат Хөснуллович, әгәр канализация торбасы тишелсә, шуның өстенә төнлә белән булса, монда нинди кранны ябарга да, нинди исәп-хисап үзәгенә барырга соң, һәм халык сезнең уйлап бетермәгән карарларыгыздан тагын күпме җәфа күрергә тиеш?!


Чистай хәбәрләре  Е. Щенникова. 2008-11-28 08:36:31

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом