–“Вектор” радиокомпаниясе Татарстанда космик технологияләр белән шөгыльләнүче бердәнбер фирма. Космик стратегияләр кысаларында Төрекмәнстанга да эшлибез. Югары технологияләр сыйфатында Татарстан төбәк үзәгенең ГЛОНАСС/GPS системасын булдырдык.
“Вектор” радиокомпаниясе “Татнефть” белән инде 15 елга якын эшли. Спутник элемтәсе ярдәмендә безнең заказчыларга бораулау җайланмаларының эшен контрольдә тоту мөмкинлеге бирелә. Моннан тыш, спутник элемтәсе–бу телефония, телеметрик мәгълүматны тапшыру, Интернет. Бу технологияләр чик белмиләр һәм дөньяның теләсә кайсы ноктасын тоташтыру мөмкинлеге бирәләр. Мәгълүматларны эшкәртүнең санлы алгоритмы мәгълүматлар тапшыру каналын нәтиҗәлерәк оештыру, географик яктан таралып урнашкан күпсанлы объектлар арасында мәгълүматларның бердәм базасын булдыру, мәгълүматларны югары дәрәҗәдә саклау, мультисервислы корпоратив челтәр төзү мөмкинлеге бирә. Бу илебезнең төрле почмакларында үзләренең филиал челтәрен үстерүче эре банклар өчен бик уңайлы, чөнки мондый очракларда мәгълүматларны тапшыруның бердәм сакланган корпоратив системасы аеруча кирәк.
Күптән түгел без Саратовта тендерда җиңдек. “Татнефтегеофизиканың” барлык геологик эзләү– тикшеренү бригадалары да безнең спутник элемтәсе белән тәэмин ителгән. “Мәгариф” өстенлекле милли проекты кысаларында да эш уңышлы булды: төрле авыл мәктәпләрендә 500дән артыграк спутник элемтәсе станцияләре урнаштырылды. ФСБ, федераль салым хезмәте, федераль миграция хезмәте, “Россия почтасы” компаниянең комплекслы элемтә проектларыннан файдалана.
“Вектор” радиокомпаниясенең тырышлыгы һәрвакытта да Россиядә заманча элемтә чаралары кертүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, безнең тәҗрибә производствосы Бөтенроссия, барлык спутник операторлары өчен терәк-бору җайланмаларының йөзләрчә төрен әзерли. Әлеге терәкләр Сахалиннан алып Калининградка һәм Уренгойдан алып Чечняга кадәр бар. Кәрәзле элемтәнең база станцияләрен дә төзибез.
–Компаниянең Татарстанда үти торган заказлары турында сөйләсәгез иде.
–Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәре белән актив элемтәдә эшлибез. Әлеге шәһәрдә гасыр төзелеше алып барыла: нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары торгызыла, биредә элемтәнең корпоратив системасы буенча безнең хезмәт аеруча кирәк. “Алабуга” республиканың аерым икътисадый зонасы буенча да заказлар башкарабыз. Кирәк булганда дөньяның теләсә кайсы иленә җиһаз куюны һәм илтүне оештырабыз. Төзү комплексы, көйләү-җайлау эшләре һәм монтажлауны тулысынча эшлибез, югары сыйфатлы гарантияле сервис хезмәте күрсәтүне тәэмин итәбез. Җиһазларны модернизациялибез һәм персоналны өйрәтәбез.
Инде күп еллар республиканың эре холдинг компаниясе “ТАИФ” белән эшлибез. Бирегә “Таттелеком”, “ТНВ”, “Казаньоргсинтез”, “Нижнекамскнефтехим” һәм башкалар керә. Әйтергә кирәк, биредә иң югары дәрәҗәдәге технологияләр кулланыла. Шуны да ассызыклап әйтәсе килә, без дөнья дәрәҗәсендәге технологияләр буенча эшлибез.
–Әйтегез әле, “Вектор” радиокомпаниясе икътисадый кризисны тойдымы?
–Берсүзсез. Һәм Татарстанда кризис юк дигән раслауларга ышанырга кирәкми. Безне нефть компанияләренең акчалата түли алу сәләте кимү борчый. Без үз заказчыларыбыздан бәяләрне 10-30%ка киметүне һәм түләү срогын 90 көнгә кадәр кичектерүне сораган хатлар алабыз. Бу кризис түгелмени? Саклык банкының яңа кредит сәясәте генә (аның белән без озак еллар эшлибез) авыр вакытларны җиңү мөмкинлеге бирә.
–Виктор Иванович, компаниянең финанс нәтиҗәләре турында берничә сүз әйтсәгез иде.
–Алар ярыйсы гына. 75 миллион сум–узган елгы эш күләме. Агымдагы елның сентябрендә инде 80 миллион сум. Ел азагына кадәр без планлаштырылган 150 миллионга чыгарбыз һәм эш планын ике тапкыр арттырырбыз дип уйлыйм. Тагын шуны да әйтәсе килә, бездә җитештерүчәнлек бер кешегә хезмәт күрсәтүче персоналны да кертеп елына 1,2 миллион сумнан күбрәк чыга. Бу – яхшы күрсәткеч.
–Предприятиенең кадрлар сәясәте ничек характерлана?
–Беренчедән, әйтергә кирәк, “Векторд”да конструкторларның, технологларның куәтле командасы эшли, тәҗрибә производствосында өйрәтелгән эшчеләр хезмәт итә, монтажчылар да профессионаллар. Безнең белгечләр эре югары технологияле предприятиеләрдә өйрәнү узалар һәм соңгы техник казанышлар турында барысын да беләләр. Компания А. Н. Туполев исемендәге КДТУның “Восток” филиалындагы “Прибор төзелеше” һәм “Компьютер һәм телекоммуникация системалары” кафедраларына таяна. Хәзер предприятие алдында коллективны югары квалификацияле 50 монтажчыга һәм инженерга арттыру бурычы тора.
Безнең компаниядә актив социаль сәясәт алып барыла, бонуслар һәм опционнар системасы гамәлдә. Мәсәлән, “Мәгариф” милли программасын тормышка ашырган өчен минем урынбасарым 600 мең сум күләмендә премия алды.
–Виктор Иванович, сез ничек уйлыйсыз, безнең шәһәргә югары технологияләр кирәкме?
–Бу турыда мин үзем дә еш уйланам. Чистайда инновацияләр буенча совет юк, производство, технология буенча киңәшмәләр уздырылмый. Кызганычка каршы, бу бездә юк. Шунысы да күңелне борчый, безнең иң яхшы яшьләребез барыбер шәһәрдән китәләр, белемнәрен туган шәһәрләрендә кулланырга теләмиләр.
–Үзегезнең коллективка теләкләрегезне әйтсәгез иде.
–Фәнни–техник прогресс казанышлары нигезендә производство тагын да ныграк үсеш алсын иде. Күпчелек инженерлар, техниклар, мастерлар, эшчеләр, икътисадчылар предприятиедә 10, 15, 20 еллап эшлиләр. Вазифаларын да менә дигән башкаралар. “Вектор” радиокомпаниясенең һәр хезмәткәре нинди генә вазифада булса да, үз эшенең остасы. Компания туган көндә барыбызга да сәламәтлек, иминлек, уңышлар, яңа казанышларга ирешергә язсын.
Реклама хокукында.
Кире кайт
|