Агымдагы елда Лагерка авылында бары ике сабый туган. Иң бәләкәй лагеркалыларның берсе Ангелина Дормидоновага– 9 ай. Ул инде тәпи дә йөри башлаган.
Ангелина Володя һәм Светлана Дормидоновларның икенче шатлыклары, олылары Юляга инде 4 яшь.
- Әтиләре нәселне дәвам иттерү өчен малай көткән иде. Ангелина тугач инде ике кыз булуга да бик шатландык. Тормышта тотрыклылык булса, бәлки, кызларга бер энекәш тә алып кайтырбыз әле,-ди Светлана. – Бала үстерү күңелле мәшәкать бит.
Рәсемдә: Светлана Дормидонова
кызы Ангелина белән.
Кадрия Гамирова фотосы.
Кире кайт
|