Бәйрәм тантанасын шәһәр башкарма комитеты җи-тәкчесе Мирсәет Арсланов ачты. “Дөньяда әни булудан да хөрмәтлерәк вазыйфа юк”, - дип мөрәҗәгать итте ул залда утырган әби-апаларга, яшь әниләргә. Ә быелгы бәйрәмнең Гаилә елына туры килүе белән икеләтә тантаналырак булуын белдерде. Мирсәет Мирхафизович сугышчан постында һәлак булган хәрбиләрнең, хезмәт бурычын үтәгәндә батырларча үлгән милиция хезмәткәрләренең әниләренә юату сүзләре әйтеп, акчалата бүләкләр һәм чәчәк-ләр тапшырды.
Бу көнне сәхнәдән яңгыраган һәр җыр әниләргә багышланды. Ә Мәдинә Яворская тәрбиягә алган улы Сережаның әнисенә багышлап җыр башкаруы һәм чәчәк бәйләме бүләк итүе бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре булды.
Әниләр бәйрәмнән бик канәгать калды.
Байрак Илсөяр Гаязова. 2008-11-28 10:25:17
Кире кайт
|