Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Күп балалылар авылы

Авыл җирлеге башлыгы Рәүф Йосыпов тантананы ачып, Гаилә елы дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде һәм күп бала үстергән гаиләләргә, аларның бала тәрбияләү тәҗрибәләренә тукталып үтте.

Авылда балаларның елдан-ел күбрәк туу тенденциясе күзәтелә. 2005 елда 4, 2006да 6, 2007-2008 ел-ларда 8әр сабый дөньяга килгән. Әле ел төгәллән-мәгән, бу сан артачак, дип фаразлана. Авылда яшәү-челәрнең күпчелегендә балалар саны өчтән дә ким түгел. Мәсәлән, Фәния һәм Фәрит Низамовлар, Ләлә һәм Назыйр Мөхәммәтҗановлар, Әлфирә һәм Камил (бүгенге көндә мәр-хүм) Мөхәммәтҗановлар гаиләләрендә 3-4 бала тәрбияләнә. Күп балалы гаиләләрдә биш пар иге-зәкләр үсә.

Әти-әнисез калган ятим-нәрне үзләренең җылы канатлары астына алучылар да бар. Сәвия Вәлиуллина кызы Илсөяр белән ятим балалар йортыннан бер малайны тәрбиягә алганнар. Зөлфия һәм Фарук Шәрәфетдиновлар үлгән энеләре Илдарның ике кызын үзләре янына сыендырганнар. Флера һәм Илдус Хәсәновлар үзләренең ике уллары янына балалар йортыннан мәктәп яшендәге кыз бала алып кайтып, ятимлек ачысыннан аралаганнар. Олы йөрәкле бу гаиләләр кү-ңелдә үзләренә карата сок-лану уята.

Кичәгә җыелган халыкның игътибары өчәр бала тәр-бияләүче Флера Хәсәновада, Айсылу Шәүлихановада, алты бала табып үстергән Роза Әһлиуллинада булды. Авыл җирлеге башлыгы аналарга балаларына яхшы тәрбия биргәннәре өчен зур рәх-мәт белдерде, башкарма комитет һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бүләкләрне тапшырды. Башлангыч мәк-тәп укучылары залда утыручыларга эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Ахырдан кунак гаиләләр чәй табыны артында хатирә-ләрне искә алып, күңелле гапләшеп бик озак утырдылар.


Байрак  Р. әһлиуллина, 2008-11-28 10:27:15

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом