Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Китап җылы кабул ителде

26 ноябрьдә үзәк китапханәдә Иван Глуховның “Якын миңа туган як” китабы буенча укучылар конференциясе булып үтте. Китап  авторның район кешеләре турында язмаларын үз эченә алган, анда керәшен халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, аерым шәхесләренә зур урын бирелә. Залда бу көнне әлеге китапның бик күп геройларын күрергә була иде. “Якын миңа туган як” – бүген үзәк китапханәдә иң күп укылучы китап. Димәк, ул  бай эчтәлекле, кешегә үз туган ягы кешеләре турында китап  тансык.

Китап һәм автор турында җылы, матур итеп муниципаль район Советының бүлек башлыгы Госман Мухамов, якташлары, “Зәй офыклары” газетасы баш редакторы Венера Гаврилова, “Туганайлар” газетасы редакторы Людмила Белоусова һ.б.лар сөйләде. Авторның туган ягыннан килгән Баграж фольклор ансамбле чыгышы, Людмила Гатауллинаның керәшен халык җырлары бәйрәмгә аерым мәгънә өстәде. Онытылмас очрашу булды ул.

Иван Гавриловичның күптән түгел район типографиясендә “Тарихта калган эзләр” дигән икенче  китабы басылып чыкты. Ул районның авыл хуҗалыгы турында сөйли.


Зәй офыклары  2008-11-28 13:09:06

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом