Ак яулыклы ана! Гомернең сикәлтәле юллары – артта. Маңгайга сырлар, чәчләргә ак кырау төшкән. Күңелгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Гыйбрәт алыйм дисәң, ул-кызлар үстергән, үткәне җанлы тарих булган аналар янына бар. Аларның дөнья уен сыйдырган тирән мәгънәгә ия сүзләрен тыңла икән...
Шәһәрдәшебез Разия апа Идиятова белән очрашып сөйләшкәннән соң, аның зирәклегенә, рухи көченә, һәр баласына хәер-хаклы, догада, хәер-фатихалы булуына сокланырлык. Ә балаларының аңа карата мөгамәләсе – аларның рухи дөньясын, тәрбиясен, янәшә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәтен күрсәтә. Дөресен әйткәндә, анага караш кемнең кем икәнен билгели дә инде.
Разия апа тумышы белән Кукмара ягыннан. 6 яшьтән тома ятим калган кызны туганнары, күрше-күлән үстерә. Кызга җан асрау өчен кечкенәдән станциягә сөт сатарга, колхоз эшенә йөрергә туры килә. Аның балачагын сугыш һәм ятимлек урлый. Онытылып уйнаганын хәтерләми ул. Туганнан туган Садрый абыйсын сугыштан бакча тутырып бәрәңге утыртып, кышлык утын әзерләп каршы ала. Садрый аның бердәнбер таянычы, терәге була: хәер-фатихасын биреп аны Малик атлы егеткә кияүгә бирә, аларга һәртөрле ярдәм итә.
Авыл Советын җитәкләгән Садрыйның кулыннан килмәгән эше булмый: иртә яздан теплицада яшелчә үстереп сата. Ленинградтан фотоаппарат алып кайтып аның белән эшләргә өйрәнә, Разия белән Маликны да анда эшләү серләренә төшендерә. Садрый “Азат хатын” журналында фотокорреспондент була, эш белән Зәйгә дә килгәли. Разия белән Малик исә Кукмарада йорт салып, фотограф булып эшлиләр.
Язмыш янә сыгылдырып сыный Разияны: сугыштан йончып кайткан Малик бавыр авыруыннан үлә. Разия 38 яшьтә каенанасы белән өч бала – Илдар, Энгель, Әлфияне кочып кала. Илдарының беренче класста укыган чагы: “Улым, үскәч табиб булырсың”, – ди ана. Инәлеп әйткән ана сүзе – закон.
Биш җанга ничек тә көн күрергә кирәк. Ятим үскән ана югалып калмый: баш-аягы белән эшкә чума: фотога төшерә, ретушь ясый... Сурәтнең яхшы чыгуы ретушь ясауга бәйле. Көн дә химия сыекчасы белән эшләү сәламәтлегенә зыян салмый калмый: буыннар авыруы ала. Җитәкчелек аның хезмәтен тиешенчә бәяли: фотосурәте Мактау тактасыннан төшми, Мактау грамоталары шактый аның. Ничек кенә булмасын, ул лаеклы яшәргә, балалар тәрбияләп, аларга тормышта юнәлеш бирергә көч таба. Балалары аңа борчу-мәшәкать китерми. Илдарга эне-сеңлесе өчен һәрнәрсәдә өлге булырга туры килә. Геолог булу теләге көчле булса да, табиб һөнәрен сайлый. Энгель дә абыйсы эзеннән китә. Әлфия сәүдә өлкәсен үз итә. Ялгыз ана балаларына белем бирү, алар тормышта үз урыннарын тапсын, чын кеше булсын өчен зур тырышлык куя. Каенанасын тәрбияләп, соңгы юлга озата.
Ятимлек ачысын татып үскән Разия апаның картлыгы тыныч, рәхәттә гомер кичеп уза. Зәйдә улы Илдар, килене Гүзәл тәрбиясендә яши, бүген аңа 80 яшь тулды. Килене белән әниле-кызлы кебек алар. Әлеге мөнәсәбәтне оныклар күреп үсә. Разия апаның урыны түрдә, үзе караулы, аның белән һәрнәрсәдә киңәш-табыш итешәләр. Авырып китсә, Гүзәл (ул шәфкать туташы) тиз генә аякка бастыра: җылы сүз, җылы караш та савыктыра бит кешене. Улы Энгель, кызы Әлфиядә дә еш кунак була.
Разия апа биш вакыт намазын калдырмый, мәҗлесләрдә Коръән укый. Үзлегеннән гарәп графикасын өйрәнгән. Булганына шөкерана кылып, балалары, оныклары исәнлеген, иминлеген, тәүфыйкларын тели. Ананың бер догасы җиде мулланың бәддогасын җиңә, диләр. Җәннәт аналар аяк астында бит...
Кире кайт
|