Әни, әнкәй, инәй, нәнә, әнием. Бу изге сүзләрне көнгә ничә мәртәбә әйтәбез икән?! Әни өйнең кояшы, яме һәм иң зур куанычы бит ул! Минем әнием Фәния Ризван кызы Әхмәтгәрәева – иң гүзәл, иң күркәм, иң назлы, иң кайгыртучан, иң ярдәмчел кеше. Әнием бик уңган, һәр эшне пөхтә итеп, яратып башкара. Ул милли ашларны – бәлеш, өчпочмаклар, гөбәдияне бик тәмле пешерә. Мине дә эшкә өйрәтә. Әнием төрле модалар уйлап чыгарып тегәргә ярата. Сабый чактан ук ул мине бик купшы итеп күлмәкләр, кофталарны үзе тегеп-бәйләп матур итеп киендерә, хәзер дә бу киемнең миңа ничегерәк килешкәнен әйтеп тора. Кечкенәдән мине миһербанлы, игътибарлы, тыйнак һәм горур булырга өйрәтә.
Минем әнием беркемне дә бәладә калдырмый, авырлык килсә, һәрвакыт ярдәмгә килә, тиешле киңәшләрен бирә. Әнием мин укыган мәктәптә гардеробта эшли. Балаларны бик ярата, алар белән уртак тел таба белә, үз эшенә бик җитди карый.
Кире кайт
|