Агымдагы елның 1 декабреннән
«Таттелеком» АҖ җирле телефон тоташтыруларга түләүне вакытка карап исәпләү системасын кертә. Соңгы атнада район электр элемтәсе үзәгендә 3 төрле тариф-планының берсен сайлап, тиешле килешү төзү өчен озын чиратлар хасил булды. Халыкка тәкъдим ителүче өч төрле тариф планының кайсын сайлап алырга, алар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла, килешү төзүнең тәртибе ничек? Шушы
һәм башка сораулар белән без район электр элемтәсе үзәге операторы Гөлгенә Гыйләҗевага мөрәҗәгать иттек.
– Гөлгенә Габсәламовна, тәкъдим ителүче 3 тариф планының һәрберсенә кыскача тукталып, аларның үзенчәлекләрен әйтеп узсагыз иде...
– Гражданнарга тәкъдим ителүче тариф планының беренчесе – сөйләшкән өчен вакытка карап түләү системасы. Бу очракта абонлиниядән файдаланган өчен аена 125 сум һәм җирле телефон тоташтыруларның (сөйләшүләр) бер минуты өчен 24 тиен алына.
Икенче тариф планы – катнаш. Бу очракта база сөйләшүләре (тоташтырулар) аена 380 минутка исәпләнгән. Моның өчен абонлиниядән файдалану аена 125 сум, 380 минут сөйләшкән өчен аена шәһәрдә – 85, авыл җирлекләрендә 55 сум тәшкил итә. Лимиттан (380 минут) чыккан очракта, сөйләшүнең һәр минуты өчен 20 тиен түләргә кирәк булачак.
Тариф планының өченчесе – телефоннан озак (күп) сөйләшергә яратучылар өчен. Бу тариф буенча билгеләнгән түләү алына һәм кеше күпме тели, шулкадәр сөйләшә. Шәһәрдә ул – 311 (125 сумы – аена абонлиниядән файдаланган өчен, 186сы – сөйләшкән өчен), авыл җирлегендә – 225 сум (125 сумы – аена абонлиниядән файдаланган өчен, 100 сумы – сөйләшкән өчен).
– Гражданнар тарифларны ничек сайларга тиеш була?
– Өендә телефоны булган һәр кеше, гаилә аннан ничек файдаланганны үзе яхшы белә. Шуңа күрә сайлау мөмкинлеге бирелгән. Гомумән алганда, тарифларның һәркайсысы уйланып эшләнгән. Күп сөйлә-шүчеләргә тариф төренең – өченчесе, аз сөйләшү-челәргә беренчесе уңайлы булачак.
– Килешүләр төзү срогына ачыклык кертик әле. 1 декабрьгә санаулы көннәр генә калды. Барлык абонентлар килешүләр төзеп бетерә алачакмы?
– Яңа төр түләү системасына 1 декабрьдән күчү турында без гражданнарны өч ай алдан кисәтә килдек.
– Килешүләр төзергә өлгермәүче абонентлар нинди төр тарифта калачак?
– Алар, автомат рәвештә, өченче төр тарифка күчерелә (шәһәрдә яшәүчеләр – 311, авылда яшәүчеләр – 225 сум). Бу абонентлар файдасына эшләнә. Соңрак алар үзләре теләгән тарифка күчә ала.
– Ашыгыч ярдәм хез-мәте, милиция, янгын сүндерү һәм башка кайбер хезмәтләргә шалтыратулар нинди тәртиптә кала?
– Шәһәр-район буенча андый номерлар 30га якын һәм аларга шалтыратулар өчен түләү алынмый (минутлап түләүгә күчкән очракта да).
–Шәһәрара сөйлә-шүләргә, интернет челтәреннән файдаланган өчен әлеге тарифларның катнашы бармы?
– Юк. Андый хезмәтләргә түләүнең көйләнгән үз схемасы һәм бәяләре бар.
– Яңа тариф системасына күчүгә килешү төзү өчен нинди документлар кирәк?
– Моның өчен телефон хуҗасының (абонент) паспорты белән, өстәмә килешү төзү өчен, район электр элемтәсе үзәгенә килүе сорала.
– Сезгә килү авыл халкы өчен зур кыенлык тудыра. Әлеге категория абонентлар өчен килешүләр төзүдә берәр схема уйланылмыймы?
–Без бу турыда уйлыйбыз. Проблеманы аңлыйбыз.
Кире кайт
|