Россия дәүләте бүген аналарны ничек кайгырта? Аналар өчен нинди ташламалар каралган? Социаль яклау идарарәсе башлыгы Флорида Әхмәтвәлиева шулар турында сөйли.
Аналар көне алдыннан һәм Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Гаилә елы дип игълан ителгән 2008 елга нәтиҗә ясап, халыкны социаль яклау идарәсе Гаилә елында үткәреләсе чараларның төп юнәлешләрен үтәде дип ассызыклап әйтергә була. Гаилә сәясәте өлкәсендә хокукый норматив база булдырылды, шул исәптән балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтелә. Район буенча 2008 елда идарә тарафыннан иминиятләнмәгән (эшләмәүче гражданнарга) затларга бала тугач бер мәртәбә бирелә торган 769,5 мең сум пособие билгеләнде һәм түләнде. Пособиенең күләме агымдагы елның1 июленнән 8840 сум 58 тиен тәшкил итә.
Иминиятләнмәгән эшләмәүче гражданнарга яшь ярымга кадәр бала караган өчен барлыгы 6 млн. 926 сумлык айлык пособие түләнде. Аналар беренче бала өчен – 1657 сум 60 тиен, икенче һәм чираттагы балалар өчен 3315 сум 22 тиен пособие ала.
16 яшькә кадәрге балаларга (гомуми белем учреждениеләрендә укучыларга укуны тәмамлаганчы, әмма 18 яшькә генә кадәр) барлыгы 4 млн. 348 мең сумлык айлык пособие түләнде (барлыгы 1946 бала). 2009 елның 1 гыйнварыннан балага пособие – 180, бала тәрбияләүче ялгыз анага 480 сум тәшкил итәчәк.
2007 елның 1 гыйнварыннан тәрбиягә бала алган гаиләләргә бер мәртәбә бирелә торган пособие түләнә. Тәрбиягә бала алган ата-анага 2007 елның 1 гыйнварыннан бер балага айга 2,5 мең сум (ТР Министрлар Кабинетының “Тәрбиягә бала алган ата-анага хезмәткә түләү күләмен арттыру турында” 11нче карары (18.01.2007 ел) нигезендә) түләү каралды. Моннан тыш, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән калып опекага гаиләләргә тапшырылган балаларга опека һәм попечительлек бүлеге аша 2009 елның 1 гыйнварыннан айга мәктәпкәчә яшьтәгеләргә – 4924, мәктәп яшендәгеләргә 5680 сум акча карала.
Районда 18 яшькә кадәр баласы булган 6904 гаилә исәпләнә, шуларның бары тик 386сы – күп балалы, ягъни 18 яшькә кадәр 3 һәм аннан күбрәк баласы булганнар. Күп балалы гаиләләрнең бары 15 процентында гына 4 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнә. Районда инвалид баласы булган 171 гаилә яши.
“Татарстан Республикасы халкын адреслы социаль яклау турында” республика Законы нигезендә күп балалы гаиләләргә түбәндәге социаль ярдәм чаралары билгеләнде:
– 6 яшькә кадәр балага дарулар алуга 64 сум күләмендә (2009 елның 1 гыйнварыннан 71 сум) субсидия;
– гомумбелем бирү учреждениеләрендә, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларга юл йөрү өчен 150 сум күләмендә (2009 елның 1 гыйнварыннан 165 сум) субсидия;
– билгеләнгән куллану нормативлары кысаларында торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә-чыгымнарга 30 процент күләмендә субсидия.
2008 елда күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү өчен 2352,8 мең сум акча тотылды.
“Белем алу турында” РФ Законына нигезләнеп, Татарстан Республикасы социаль яклау органнары ата-аналар кертем-нәре өлешенә компенсация түли:
– балалар бакчаларына баланы йөрткән өчен ата-ана керткән түләү күләменнән беренче балага – 20 процент;
– икенче балага – 50 процент;
– өченче һәм чираттагы балаларга – 70 процент.
2008 ел дәвамында әлеге компенсация ай саен уртача 1300 балага түләнде. Әлеге чыгымнар 2 млн. 825 мең сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында хатын-кыз – ананы хөрмәт итү йөзеннән, лаеклы буын тәрбияләүче күп балалы аналар Татарстан Республикасының “Ана даны – Материнская Слава” медале белән бүләкләнә. Медаль белән бергә бер мәртәбә бирелә торган бүләк тапшырыла. Бүген аның күләме – 5 мең сум. Районда “Ана даны” медаленә ия 8 хатын-кыз бар. Әлеге медаль белән бүләкләнүчеләргә һәм картлык буенча яки тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеләү өчен хезмәт стажына ия булучыларга субсидия рәвешендә социаль ярдәм итү чаралары түбәндәгеләр – торакка, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 50 процент күләмендә ташлама; телефонга абонент түләве буенча чыгымнарга 50 процент күләмендә субсидия; 250 сум айлык акчалата түләү (2009 елның 1 гыйнварыннан 274 сум), шулай ук колак аппараты алу, теш куйдыруга чыгымнар кайтарылды.
2008 елның 1 гыйнварыннан федераль закон нигезендә ике яңа төрдә дәүләт пособиесе билгеләнде:
– чакыру буенча хәрби хезмәтен үтәүче хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер мәртәбә бирелә торган пособие;
– чакыру буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие.
Чакыру буенча 180 көннән ким хезмәт итмәгән хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер мәртәбә пособие түләнә. Аның күләме – 14 мең сум.
Хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие баланың әнисенә яки опекага алучыга туган көненнән (әмма әтисе хәрби хезмәткә алынганчы түгел) балага өч яшь тулган көнгә кадәр түләнә. Аның күләме һәр балага – 6 мең сум.
Моннан тыш, “Гаиләдә бер үк вакытта 3 һәм аннан да күбрәк бала туу сәбәпле, гаиләгә өстәмә социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында” Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2009 елның 1 гыйнварыннан бер үк вакытта 3 һәм аннан күбрәк бала туганда, һәр балага 10 мең сум күләмендә, шулай ук яшь ярымга кадәр бала тәрбияләгән гаиләләргә 1 мең сум күләмендә пособие түләү билгеләнде. Әлеге ике пособие дә өстәмә чаралар булып тора, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә балалы гаиләләргә башка социаль ярдәм чараларына хокукка бәйсез рәвештә түләнә.
Кире кайт
|