Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Җәнлекләр дөньясын тамаша кылдык

Шушы көннәрдә Татар мәдәният үзәге, әйтергә мөмкин, туры мәгънәсендә җәнлекләр һәм кошлар дөньясына әйләнде. Шәһәр һәм район мәктәпләре, танылган шагыйрь, атаклы әкиятче Абдулла Алишның тууына 100 ел тулуга багышлап, аның әкиятләрен сәхнәләштереп алып килгәннәр.
Куян, аю, төлке, сыерчык, чыпчык һәм башка җәнлектер, кош-корттыр булып киенгән балалар төрле маҗаралар күрсәттеләр. Фестивальне, әйе, аны мәктәп театрлары фестивале дип атасаң да арттыру түгел, чөнки оештырылышы да, балаларның ихластан уйнаулары да шул дәрәҗәгә тарта иде, Карабаш бистәсенең 1 нче һәм 2 нче урта мәктәпләре башлап җибәрде. Алар “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр” әкиятен сәхнәләштергәннәр иде. Шәһәрнең 14 нче гимназиясе укучылары “Койрыклар” әкиятенә алынган. Төлке хәйләкәрне Сабина Гафорова, бүрене Айрат Гататов бигрәкләр дә килештереп уйнадылар инде. 6 нчы мәктәпнең 2 “Б” сыйныфы укучысы Эльмира Бадыкшанованың җырлавы аеруча истә калды. Бу мәктәп җырчы кызлары белән аерылып тора. Димәк, биредә җырларга өйрәтү, җыр традициясе яши дип әйтергә нигез бар.
“Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр” әкиятен сәхнәләштерүгә 4 нче мәктәп бик иҗади килгән иде. 5 нче мәктәп малайларның күп катнашуы белән хәтердә калды.
Гомумән, һәр мәктәп бу чарага бик җитди караган һәм бик тырышып әзерләнгән. Ләкин ярыш ярыш инде ул. I дәрәҗә дипломга 14 нче гимназия ия булды. 18 нче һәм 4 нче мәктәпләр
II дәрәҗә Диплом алуга ирештеләр. 2 нче, 16 нчы һәм 12 нче мәктәпләр III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Шулай да иң зур бүләк укучыларыбызның Абдулла Алиш әкиятләрен тирәнтен өйрәнүендә, газиз ана теленең тәмен, ләззәтен тоюдадыр, мөгаен. Афәрин, балалар, булдырдыгыз.
Бөгелмә авазы  Г.ВИЛДАНОВ. 2008-11-28 13:43:43

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом