Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Казаннан җиңү яулап

Татар мәдәният үзәгенең халык театры күптән түгел мәркәзебез Казанда үткәрелгән Халык театрлары ункөнлегенә барган иде. Ункөнлекне исә нәкъ менә безнең театр башлап җибәрде. Бу үзе дә безнең театрның республика күләмендә абруе зур булуын күрсәтүче бер галәмәт, әлбәттә. Безнекеләр Туфан Миңнуллин әсәре буенча Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Шәрипова куйган “Алты кызга бер кияү” спектаклен алып барганнар иде. Спектакльне карарга Татар Дәүләт академия театры артистлары, үзләре дә шундый ук спектакльдә уйнаучылар – Нәҗибә Ихсанова, Илдус Әхмәтҗанов, әсәрнең авторы Туфан Миңнуллин һәм башкалар килгәннәр һәм, әйтүләренә караганда, спектакльне карап, бик мәмнүн /канәгать/ булганнар.
Режиссер Флюра Шәрипованың хәбәренә караганда, театр беренче урынны яулаган. Әле күптән түгел генә оешып эшли башлаган театр өчен бу – бик зур казаныш. Без аны уңышлары белән тәбрик итәбез һәм безгә шәһәребез һәм районыбыз җәмәгатьчелеге дә кушылыр дип ышанабыз.
Бөгелмә авазы  Д.ӘМИРОВ. 2008-11-28 13:52:43

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом