Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Яшьләр – кыю халык, ләкин...

Яшьләр турында әллә нәрсәләр әйтеп бетерәбез инде... Киләчәк – яшьләр кулында.... Яшәсен яшьлек... Тагын әллә нәрсәләр шунда... Ләкин яшьләр өлкәннәрдән тәҗрибә алырга тиешләр. Бу – закон! Тормыш законы!! “Лениногорскнефть” идарәсендә шушы кагыйдәне гел истә тоталар дисәк, мөгаен, арттыру булмастыр.
Ел саен бәйрәм сыйфатында “Яшь хезмәткәрләр көне” үткәрү дә шуның бер галәмәтедер. Бу гамәл инде тәмам йолага әйләнгән. Хәтта идарәдә яшьләрне җитәкләүче оешма да бар. Дөресен генә әйткәндә, элеккеге комсомол оешмасын да хәтерләтә кебек. Вә ләкин аермасы да юк түгел. “Яшь хезмәткәрләр көне”н оештыруның рәвешендә дә моны чамаларга була иде. “Рабочий автовокзал” дигән бер бина бар Ленингорскида. Бөтен яшьләр башта шунда җыелдылар. Мин нефть районнарының вокзаллары белән таныш, ләкин Лениногорскидагы кебек “Рабочий вокзал”ны күрергә туры килмәгән иде әле.
Вокзал яшьләр тавышыннан гөр килеп тора башлады. Киләсе кешеләр килеп беткәндер, күрәсең, “Лениногорскнефть” идарәсе яшьләренең җитәкчесе Игорь Врублевский, аны, икенче төрле, идарәнең яшьләр белән эшләү инженеры дип йөртәләр, көннең программасы турында аңлатып нотык тотты. Шуннан соң, бик җилле генә ике автобуска утырышып, киттек чыгып объектларга. Промыселлар белән танышып шактый йөрергә туры килде. “Яшь хезмәткәрләр көне”нең икенче бүлеге “Лениногорск” санаторий-профилакториенда үтте. Монда яшьләр оешмасы быел кылган гамәлләре турында уртага салып сөйләштеләр, фикер алыштылар.
Бүген “Лениногорск-нефть” идарәсендә эшләүчеләрнең 26 процентын 33 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итә икән. Шуларның 73е – яшь белгечләр. Җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең саны 45кә җиткән. Яшьләрдән 320 кеше – югары, 217 кеше урта-техник белемгә ия. Читтән торып институтларда, техникумнарда укучылар да аз түгел – 333 кеше.
Яшьләр рухи яктан баюны, сәламәтлекне ныгытуны күздә тоткан төрле кызыклы чаралар үткәрәләр. Әйтик, “Азнакайнефть” һәм “Җәлилнефть” идарәләре яшьләре белән бергәләп спорт ярышлары үткәргәннәр. “Татнефть” акционерлык җәмгыяте базасында җәмгыять яшьләре уйлап табучылык һәм рационализаторлык буенча семинар үткәргәннәр. “Мондый чаралар тулаем җәмгыятьтә эшләүчеләр арасында дуслыкны, бердәмлекне ныгыта”, – дип билгеләп үтте Игорь Врублевский үзенең докладында. Яшьләрне бүгенге әһәмиятле вакыйга уңаеннан “Лениогорск-нефть” идарәсе баш инженеры Ринат Габдрахманов, идарәнең профсоюз комитеты рәисе Миншакир Нуриев котладылар. Бу акт идарәдә яшьләргә игътибарның зурлыгын күрсәтеп тора иде.
Яшьләр комитеты махсус программа нигезендә эшли икән. Бу, әлбәттә, эзлеклелекне тәэмин итә. Шул ук комитет каршында яшь белгечләр советы да уңышлы гына эшләп килә. Аны 2 нче нефть һәм газ чыгару цехы геологы Руслан Низамов җитәкли. Ул конференциядә шулай ук чыгыш ясады һәм төп игътибарны яшьләрнең социаль активлыгын арттыру мәсьәләләренә юнәлдерде. Мәсәлән, “Лениногорск-нефть” идарәсе яшьләре агымдагы елда 774 рационализаторлык тәкъдимен тормышка ашырганнар. Моның икътисадый нәтиҗәлелеге 14 миллион сум тәшкил иткән. Моңа Илдар Нуруллин, Олег Мальцев, Рафаэль Муллахмәтов, Ринат Әмиров, Илнур Солтанов, Илмир Садриев, Риф Хуҗин һәм башкалар аеруча зур өлеш керткәннәр.
Яшьләр коллективлары арасында ярыш оештыру һәм аның нәтиҗәсен чыгарып бару шулай ук тәрбиянең үтемле чараларыннан санала. Анкета тутыру юлы белән яшьләр турында җәмәгатьчелек фикерен белеп тору да үтемле чара буларак танылган. Моның төбенә яшьләрне иҗтимагый актив сыйфатта тәрбияләү, яшьләрнең социаль абруен күтәрү кебек хикмәт салынган.
Идарәдә яшьләрне кайгырту да тиешле югарылыкта дип ышанып әйтергә мөмкин. Быел, мәсәлән, 16 яшь кеше һәм 25 яшь гаилә фатирлы булганнар. Барысы 42 кеше фатир алу бәхетенә тиенгән. Тормыш корып җибәргән яшь парларга сигезәр мең сумнан матди ярдәм күрсәтелгән.
“Лениногорскнефть” идарәсе яшьләренең шәфкатьлелек акцияләре оештыруларын да мактауга лаек гамәл дип әйтеп үтми мөмкин түгел. “Исток” дип аталган халыкны социаль тәэмин итү үзәге каршында “Социаль лавка” эшли икән. Шунда Лениногорск яшьләре беркадәр файдаланылган, ләкин әле нык кием-салым, башка кирәк-ярак китереп тапшырганнар. Быел бу акцияне тагын бер тапкыр оештыру турында да сүз кузгаттылар конференциядә. Өмә оештыру гадәте ныклы урын алган яшьләр комитетында. Узып баручы елда 38 тапкыр өмә оештырганнар нефтьче яшьләр. Аларда 550 кеше катнашкан.
Башкарган эшләр, ирешелгән казанышлар барысы да хәләлдән булса да, конференциядә аерым мәсьәләләргә игътибарны арттырырга кирәклеге турында да сүз булды. “Социаль активлыкны арттыру, уйлап табучылык эшендә өлгерлек күрсәтү җитеп бетми, – дип билгеләп үтте Руслан Низамов. – Сезнең хезмәт юлыгызда уңышларга ирешү, карьера яулавыгыз, беренче чиратта, үзегездән тора”. Конференциядә катнашучылар моның белән килешкәннәрдер. Чөнки идарәдә эшләргә, профессиональ яктан камилләшергә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Промыселларда булганда да моны ачык күрдек.
Конференциянең ахыры бик күңелле тәмамланды. Эштә яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр, уңганлык, булганлык белән аерылып торучылар Дипломнарга, Мактау кәгазьләренә, кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар.
Бөгелмә авазы  Дамир АСЫЛОВ. 2008-11-28 13:54:25

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом