
Җәй айларында “Бөгелмә авазы” газетасының бер санында Воровский урамындагы 64 нче йортта яшәүчеләр исеменнән язган хатым басылып чыккан иде. Онытылган булса, хатның кыскача эчтәлеге белән таныштырам. Безнең йорт күптән, 1970 елда ук файдалануга тапшырылган булганга, подвалдагы торбалар тишелеп беткән. Шуңа күрә җылылык бирү сезоны башлануга, анда шаулап су ага һәм ремонтчылар килеп, иң беренче чиратта, җылылыкны өзеп куялар. Менә быел да, фатирларга җылы бирә башлау белән, бездә “суыту” сезоны башланды. Шушы ноябрь аенда гына да берничә мәртәбә җылысыз калдык, ремонтчылар торба таба алмыйча да иза чиктеләр. Җыелышып сөйләшкәндә, капиталь ремонтка тиешле акчаларны үзебез җыеп барып, әллә капиталь ремонтны үзебез ясыйкмы дип тә уйлыйбыз. Фатир хуҗаларының барысы да йортыбызны 2009 елда капиталь ремонтланачак йортлар исемлегенә кертүләрен үтенеп сорыйлар һәм гозерләренә җитәкчеләр битараф калмас дип ышаналар.
Кире кайт
|
|
|