Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Хезмәтендә һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуы белән Татар Димскәендә олысы-кечесенең ихтирамын яулаган абруйлы укытучылар гаилә династиясе бар. Бу – Зәйнуллиннар гаиләсе. Аларның гомуми эш стажы – 164 ел.
Укытучылар династиясен башлап җибәрүче Халидә Җәмил кызы Таҗетдинова (Зәйнуллина) 1938 елның 27 декабрендә Ютазы районының Кызыл Яр авылында гади крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булгач, әнисе Мәрьям дүрт бала белән тол кала.
Мәктәптә Халидә апа гел “5”ле билгеләренә генә укый. Үзенең укытучыларын хөрмәт иткән, өлге итеп алган, аларга ниндидер бер соклану белән караган Халидә апа, 7 нче сыйныфны тәмамлап, Камышлы педагогия училищесына укырга китә. Аны да “яхшы” билгеләренә генә тәмамлап, Татар Димскәе авылына эшкә килә. Менә шунда булачак ире Илгиз абый белән таныша. Озакламый Илгиз абый да, Бөгелмә педагогия көллиятен тәмамлап, авылда хезмәт дәресләре укыта башлый. Ә тырыш, максатчан, һаман да югарыга, белемгә омтылган Халидә апа Алабуга педагогия институтына укырга керә һәм аны да уңышлы тәмамлый. Балаларга рус теле һәм әдәбиятын укыту белән беррәттән, 25 ел укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын үти, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша: авыл Советы депутаты, район Советы депутаты һәм район башкарма комитеты әгъзасы да булып тора.
Халидә апа – 37 ел, ә Илгиз абый 35 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Әле дә укучылары аларны сагынып искә алалар. Эшен күңел биреп эшли торган укытучы гына түгел, ул, беренче чиратта, намуслы хатын, балаларына үрнәк ана да. Алар өч бала: 2 малай һәм 1 кыз үстереп, аларга югары белем биреп, бүгенге көндә балаларының, оныкларының игелеген күреп яшиләр. Балалары да әти-әниләренең эшен дәвам итәләр. Малайлары Ривал һәм Равил, киленнәре Рима һәм Виктория дүртесе дә Татар Димскәе авылында укытучылар. Кызлары Гөлнара исә Бөгелмә шәһәренең 7 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара. Оныклары да бик тырышлар, барысы да “яхшы” билгеләренә генә укыйлар.
“Киленнәребез, оныкларыбыз белән һәрвакыт гел яхшы мөгамәләдә, серләшеп, киңәшләшеп яшибез. Яшь гаиләләргә шуны әйтәсе килә: балаларны, оныкларны әби-бабаларыннан читләштермәгез, аларны үзегез дә өлге итеп алыгыз, үзара тату, матур яшәсәгез генә, сабыр булсагыз гына, гаиләләрегез күркәм, дус булыр”, – ди Халидә апа.
Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә: ихтирамга лаек ана – Халидә апаны Әниләр көне һәм тиздән булачак 70 яшьлек юбилее – гомер бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Алдагы тормышларында исәнлек-саулык, озын гомер телибез. Балаларыгыз һәм оныкларыгызның игелеген күреп, Илгиз абый белән тагын озак еллар гөрләшеп яшәргә язсын.
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез –
Сез иң күркәм кеше икәнсез.
Бөгелмә авазы  Ләйсән ВИЛДАНОВА. 2008-11-28 13:57:12

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом