Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Мәктәп горурлыгы

2 нче физика-математика лицеенда укучы чибәр, сөйкемле кыз Эльвира Ганиева 1 нче сыйныфтан ук фәкать “5”ле билгеләренә генә укый. “Эльвира үрнәк тәртибе, җитди һәм шул ук вакытта гади, максатчан, тырыш, сабыр, акыллы булуы белән мәктәбебезнең даны, горурлыгы булып тора”, – ди аның сыйныф җитәкчесе Нурия Марс кызы Ягъфәрова.
Ул, әледән-әле дәрәҗәле конкурсларда, фән олимпиадаларында чыгыш ясап, җиңүләр яулый. “Сәләтле балалар” программасы буенча республика олимпиадаларында катнашып, инглиз теленнән – 2 нче, рус теленнән – 2 нче, ә рус әдәбиятыннан 1 нче урыннарга лаек була. Республика олимпиадаларында җиңүче буларак, Россия күләмендә үтүче олимпиадаларда катнашып, ике ел инде аларда җиңүче исемен яулый. “Сәләтле балалар” программасы буенча халыкара масштабтагы чит ил олимпиадаларында да катнашу бәхетенә ирешкән ул.
Аңа, Россия күләмендә үткән олимпиадаларның җиңүчесе буларак, конкурстан тыш Халыкара мөнәсәбәтләр институтының (МГИМО) журналистика факультетына укырга керергә тәкъдим дә ясаганнар.
“Укудан тыш, ул спорт, бәйләү-тегү эшләре, җыр-моң белән шөгыльләнә, әдәби китаплар укырга ярата”, – ди Нурия Марсовна.
Ә бүгенгесе көндә Элвира 11 нче сыйныфта укый һәм киләчәктә икътисадчы булырга хыяллана.
Бөгелмә авазы  Л.ИНЗИРОВА. 2008-11-28 13:57:14

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом