Әнкәйләрне булмый
сайлап алып,
Газиз әнкәй була
бер генә.
Кадерле кешемнең исеме — Гөлфирә. Иң якын, иң яраткан кешем ул минем. Көннәр үткән саен әниемнең ярдәменә күбрәк мохтаҗ шул мин.
Язмышыма шулай язылгандыр, күрәсең, һәлакәткә очрап, гарипләндем. Күбәләктәй очып йөргән җирдән хәрәкәтсез калу минем өчен әйтеп аңлата алмаслык зур сынау булды, шушы авыр вакытларда юатучым син идең, әнкәем! Битләремнән сөйгән йомшак кулларың җәйге җилләргә алыштыргысыз, яратып иркәләвең кояш нурларына да биргесез. Соклану тулы яратып караган күзләрең бар җаныма рәхәтлек өсти, елмаюың йөрәгемә сихәт бирә. Мин сине җаным-тәнем белән яратам.
Әнием озак еллардан бирле балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Үз эшен, балаларны бик ярата. Көннәре ничек кенә тыгыз, мәшәкатьле булса да, кичләрен кулына китап ала.
Яратып укый торган авторы — Фәнис Яруллин. Ачы язмышлы, сынмас рухлы шәхестән үзем дә үрнәк алып яшим. Күптән түгел генә әниемнең кулында Фәнис абыйның Кызыл тышлы китабын күреп алдым. Китап «Җилкәннәр җилдә сынала», «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», «Яралы язмышлар» исемле повестьларны үз эченә алган. Болай да йомшак күңелле әнием елый-елый укып утыра. Фәнис абыйның иҗатына үзем дә битараф түгел. Хәзерге язмышым аныкына бик охшаш булу сәбәпле, үземдә зур көч тупларга тырышам.
Үз-үземә ышанычым югалган чакларда янымда якты киләчәккә өмет чаткысы уятучы әнием! Минем бәхетем өчен бар җиһанны иңләргә, йолдызларга үрелергә әзер бит син. Якынлашып килүче Әниләр бәйрәмендә олы хөрмәткә чын мәгънәсендә лаек син, сүнмәс кояшым!
Хезмәт Гөлсинә Мәннанова 2008-11-28 14:14:55
Кире кайт
|