Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Рәхмәт кенә аз кебек

Без, 2008 елның 3 ноябреннән 16 ноябренә кадәр, бертөркем өлкәннәр «Наз» тернәкләндерү бүлегендә ял иттек, сәламәтлегебезне ныгыттык. Бу үзәкне оештырган район хакимиятенә, социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчеләренә нинди рәхмәтләр әйтсәң дә аз булыр. «Наз»да үткән һәр көнебез үзенә бер бәйрәм кебек булды. Коллективның һәр хезмәткәренә, Илдар Гарәфиевичка тырыш хезмәтләре, яхшы мөгамәләләре, җылы сүзләре өчен йөрәк түребездән чыккан рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Ял итү һәм сәламәтләндерү белән бергә безгә «Наз» коллективы төрле кичәләр, очрашулар да оештырды. Районның Пенсия фонды, халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, теркәү палатасы җитәкчесе Галия Мәхмүт кызы белән очрашулар бездә бик җылы тәэсирләр калдырды. Югары белемле, Татарстанның атказанган юристы, күп еллар эшләү дәверендә үз эшенең остасы булып өлгергән Галия Таҗетдинова безгә йортны теркәү, васыятьнамәләрне дөрес язу, җирне иминиятләштерү кебек сорауларга аңлаешлы итеп җавап бирде. Районга кадәр барып чират торып, документ эшләрен юллау олы кешене генә түгел, яшьләрне дә талчыктыра, күп вакыт сарыф ителә торган мәшәкатьле эш. Олы буынны шундый мәшәкатьләрдән арындыру максатыннан, районда мондый төр очрашулар күбрәк оештырылса иде. Киләчәктә дә без Галия Мәхмүтовнага озын гомер, тазалык-саулык, гаилә иминлеге телибез һәм зур рәхмәтебезне җиткереп калабыз.


Хезмәт  Гөлфәния Гомәрова 2008-11-28 14:16:33

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом