Соңгы ике елда дәүләт тарафыннан пенсионерларның тормышын яхшырту буенча төрле чаралар күрелә. Быел гына төрле пенсияләрнең күләме 3 тапкыр арткан. Уртача пенсия күләме 1 ноябрьгә 4533 сум 77 тиен тәшкил итә. Әлмәт муниципаль районында 45026 пенсионер исәпләнә, аларның 12609ы эшләүче, 36050се картлык буенча пенсия алучылар. 5335 пенсионерның пенсиясе яшәү минимумыннан (2582 сум) ким булуы чишелеп бетмәгән проблемаларның берсе булып кала бирә.
Пенсионерларның хокукларын һәм тормыш мәнфәгатьләрен саклап йөрүче активлардан “Россия пенсионерлары союзы” җәмгыяви оешмасы төзелә. 2006 елда Әлмәт районы һәм шәһәрендә дә әлеге оешманың төбәкара бүлекчәсе оеша. Алар өлкән буын кешеләренә сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен, дин тарихы, җәмәгать транспортында социаль уңайлыклар тудыру, аларның социаль тормышын һәм физик яктан активлаштыруны һәм башкаларны күздә тоталар.
24 ноябрьдә 4 нче мәктәп базасында “Өлкән буын университеты”ның филиалы ачылды. Аны ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.И.Самойлов, “Россия пенсионерлары союзы” җәмгыяви оешмасының Татарстандагы төбәкара бүлеге идарәсе рәисе, РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге җитәкче- сенең киңәшчесе Л.Н.Мишина, Пенсия фонды ида- рәсе җитәкчесе Ф.А.Якупова һәм башкалар катнашты.
Пенсия фонды белән берлектә өлкән буын кешеләрен компьютер нигезлә- ренә укытуны оештыруны күздә тотып ачылган әлеге университетның филиалында укулар 4 нче һәм 9 нчы мәктәп базаларында узачак.