Беренче мәсьәлә буенча башкарма комитет аппараты җитәкчесе В.Ф.Моисеев чыгыш ясады. Мәгълүм булганча, муниципаль служба вазифаларына хезмәткәрләр сайлау конкурс нигезендә алып барыла. Аның сүзләренә караганда, бу максаттан махсус комиссия булдырылган. “Бүген дәүләт муниципаль службасында эшләүчеләрнең эш хакы канәгатьләндерерлек. Шуңа да биредә хезмәт итәргә теләүчеләр дә күп. Конкурс нигезендә сайлаулар үткәрү бик дөрес”, - дип билгеләде район башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров.
Конкурста катнашырга теләк белдерүче комиссиягә тиешле документлар тапшырырга тиеш. Әгәр дә документлар исемлеге тулы булмаса яки алар вакытыннан соңга калып бирелсә, вакантлы вазифага дәгъва итүченең теләген кире кагарга мөмкиннәр. Шунысын да ассызыклап үтәсе килә, муниципаль службада хезмәт куючыларга эшмә-кәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә рөхсәт ителми. Әлеге сорауны җентекләп тикшергәннән соң, утырышта муниципаль службада хезмәт куючыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының кертемнәре һәм милекләре хакындагы мәгълүмат- ларны билгеле вакыт аралыгында салым органнарына хәбәр итүне тәэмин итәргә дигән карар кабул ителде. Әлеге эшне 2 атна эчендә башкарырга кирәк дип билгеләде район башлыгы.
Югары уку йортларындагы коррупцион хокук бозулар бүген мөһим мәсьәлә булып тора. Кызганычка каршы, хәзерге көндә күпчелек уку йортларында бу күренеш күзәтелә. Әлеге юнәлештә системалы рәвештә аңлату эшләре алып баруга да карамастан, нәтиҗәләр куандырырлык түгел. “Акчага ярдәм күрсәтүче-ләр”нең студентларның кайберләренә билгеле суммага укырга керү шарт-лары тудыруы, имтихан- нарда билге куюлары, диплом язып бирүләре һәркемгә мәгълүм. Шуңа да комиссия әгъзалары тарафыннан уку йортларындагы коррупцион хокук бозуларны кисәтү буенча чараларның планын төзергә һәм нәтиҗәле эш алып барырга дигән карар чыгарылды.
Өченче көн тәртибе буенча “Әлмәт муниципаль районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре пала- тасы” рәисе В.В.Пещеров торак төзелеше, биналарны арендага бирү өчен җир участоклары бүлү буенча палата эшчәнлеге белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, бу юнәлештә эш ачыктан-ачык алып барыла. Чыгыштан соң, җир участокларын бүлгәндә һәм рәсмиләштергән вакытта, биналарны арендага биргәндә законны һәм кагыйдәләрне төгәл үтәргә, хокук бозуларны һәм читкә тайпылуларны булдырмаска, юридик һәм физик затларга хезмәт күрсәтүдә административ регламент төзергә кирәк дигән карар кабул ителде. Шулай ук җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына ришвәтчелек фактор- ларын кисәтү максатыннан заманча алымнар кулланырга, чиратлар булдырмау һәм документлар төзү процедурасын тизләтүгә юнәлдерелгән чаралар күрергә кирәклеге әйтелде.
Статистика мәгълүматларына караганда, ришвәтчелек тамыр җәйгән төбәкләр буенча Татарстан Мәскәүдән кала икенче урында тора. Димәк, уйланырлык урын һәм башкарасы гамәлләр байтак әле. Утырыш ахырында Р.Ф.Әбүбакиров коррупция белән көрәшү өчен һәркемнән җаваплылык, җитди мөнәсәбәт сорала, дип билгеләп үтте.
Кире кайт
|